Прокуратура аңлата

2017 елның 25 августы, җомга

Прокуратура аңлата

2017 елның 9 июнендә 2017 елның 28 маендагы “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон көченә керде. 2007 елның 2 октябрендә “Башкару производствосы турында”гы Федераль закон белән кертелгән үзгәрешләр башкару производствосында исәп–хисап ясауның аерым срокларының яңа кагыйдәләрен күздә тота.

Үзгәрешләр башкарма документларның элек башкаручыга тапшырылу, әмма аннан соң эзләп алучы инициативасы белән туктатылу очракларына кагыла. Яңа закон буенча, башкару документын тапшыру срогыннан элек аның буенча алып барылган производство чорын чигерергә кирәк.

Шулай итеп, эзләп алучы башкарма документын кире алгач, аны башкаруга тапшыру срогын башка озайта алмый.

Элек бу срокны һәр өзелгән сроктан соң яңадан исәпләргә мөмкин иде.

Ленар Мөлеков,

Арча районы прокуроры ярдәмчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International