Алар яңа уку елына әзер
Һәр ел мәгариф учреждениеләре арасында иң яхшы ныклап төзекләндерү һәм яңа уку елына иң яхшы әзерлек буенча республика смотр–бәйгесе үткәрелә. Быел ул Татарстанда 21 августта старт алды.
Бәйге ике этапта үтә: зона этабы һәм финал. Катнашучылар жюри әгъзалары тарафыннан жирәбә салу ысулы белән билгеләнә. Һәр районда бер мәктәп (бездә бер авыл, бер шәһәр мәктәбе алынды), бер балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе, бер һөнәри белем бирү буенча уку йорты һәм 2017 елда ныклап төзекләндерелгән балалар бакчасы алына.
21 августта дәрәҗәле жюри (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән, Төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалыгы министрлыклары вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы, мәгариф һәм фән министрлыгының иҗтимагый советы әгъзалары) Арча районына килде. Һәр мәктәп әзерләнеп аларны көтеп торды. Тик жирәбә нигезендә жюри әгъзалары шәһәр мәктәпләреннән Арчаның беренче, авыл мәктәпләреннән Шушмабаш урта мәктәп- ләренә, Арча педагогика көллиятенә, Арча Укучылар сараена һәм әле ныклап төзекләндерү үткәрелгән Яңа Кенәр балалар бакчасына юл алды. Алар беренче чиратта спорт залларын, мәктәп ашханәләрен, территорияләрне тикшерделәр, янгын куркынычсызлыгы, антитеррор буенча күрелгән чаралар белән кызыксындылар.
Арча педагогика көллиятенең чәчәкләргә, яшеллеккә күмелгән территориясе аларны тәмам әсир итте. Волейбол һәм баскетбол уеннары өчен универсал спорт, мини футбол мәйданчыклары, йөгерү юлы, тир, чаңгы базасы, спортта ирешкән уңышларын күрсәткән санап бетергесез күп кубоклар да игътибар үзәгеннән читтә калмады. Тулай торакта булып, андагы студентлар өчен яшәү шартлары белән дә таныштылар.
– Безнең мәктәп рес- публикада беренче егерме иң яхшы мәктәп исемлегенә керде, – диде таныштыру барышында Арчаның беренче мәктәбе җитәкчесе Эльмира Сафина.
Жюри әгъзаларын зур, иркен мәктәп ашханәсе дә сокландырмый калмагандыр. Аерым цехлар (кондитер, ит, балык цехлары, кайнар цех һәм башкалар) бик сирәк мәктәпләрдә генә бар. Ә андагы чис- талык, тәртип турында әйтеп торасы да юк.
Арча Укучылар сараенда аларны сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен оештырылган бочче уены (җитәкчесе Фәрит Минхәиров) кызыксындырды. Зөлфирә Зарипова җитәкләгән республикада гына түгел, россиякүләм ярыш- ларда да җиңүләр яулап килгән “Нур” балалар телестудиясе эше турында җентекләп таныштылар.
Шушмабашта мәктәп яны участогын күреп хәтта аптырап та калдылар.
– Мәктәп яны участогы гектар ярым мәйданны били, – дип аңлатты җитәкчесе Рәзилә Шәймәрданова. – Зур мәйданда кәбестә, кишер, чөгендер утыртабыз. Кыш буена мәктәп ашханәсендә балаларны тукландырырга да җитә, районның башка мәктәпләр һәм балалар бакчаларын да яшелчәләр белән тәэмин итеп торабыз.
Яңа Кенәр балалар бакчасы ныклап төзекләндергәннән соң танымаслык булып үзгәргән.
– Гыйнварда түбәгә тотынганнар иде, аннан эш эчке якка күчте. Тәрәзәләрен алыштыр- дылар, тышлап алдылар, видеокамералар куелды. “Таттелеком” оешмасы җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин уен мәйданчыгы вәгъдә итте. Иртәгә алып килеп куячаклар. Авыл халкы, ата–аналар бик булышты, – дип сөйләп китте җитәкчесе Ләлә Идиятуллина. – Быел алты төркемгә 120 бала көтәбез. Яшь тә өч айдан алабыз. 1 сентябрьгә кабул итә башлыйбыз.
Жюри әгъзалары Арчадан тыш шушы зонага кергән Саба, Әтнә, Балтач, Теләче районнары мәгариф учреждениеләрендә булдылар. Әлеге биш районнан иң яхшыларын сайлап алачаклар. Үзебезнекеләргә җиңүләр телибез. Аларның барысы да моңа лаек.
Гөлсинә Зәкиева