Сания апада кунакта

2017 елның 25 августы, җомга

Сания апада кунакта

Арча район башлыгы урынбасары Любовь Осина 10 август көнне Яңа Кенәрдә гомер итүче Сания Вафинаны 90 яшьлек гомер бәйрәме белән котлады һәм аңа РФ Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Бу йорт капкасын үтүгә хыял дөньясына тап буласың: тирә-якта чәчәк диңгезе, ниндиләре генә юк! Сания апаның кызы Фәһимә ханымның хыял иле. Биредә ике ел элек шушы гүзәллеккә тап булып, газета битләрендә язып та чыккан идек.

Без йортка кергәндә Сания апа каршы алырга дип чыгарга әзерләнә иде. Көләч, ягымлы әби, сөбханалла! Яшьлектәге чибәрлеге әле дә җуелмаган. “Минем хакта гәҗиткә дә язасыз- мыни? Укыйм мин, район гәҗитенең бер хәрефен калдырмый укып барам. Тагын 4–5 төрле гәҗит укыйм”, – дип әңгәмәне башлады ул. Гомере буе педагог, тәрбияче булып эшләгән кешенең канына сеңгәндер инде уку.

Әтисе сугышка киткәндә 4 бала белән калган әниләренә аларны ялгызы үстерү язган, Шәңгәрәй абый Ленинград өчен барган сугышларда һәлак була. Сания апа хатирәләр белән яши: “Әти сугышка кергәнче Суслонгерда була. Әни кул арбасы тартып, ризык төяп җәяүләп Суслонгерга барып җиткәндә, әтиләр ике генә көн элек фронтка китеп барган. Фронтка киткәч тә башта хаты килмәде, Аннары 6ау берьюлы килеп төште”. Балаларының һәммәсенә белем бирә авыр вакытларда да сыерын бетермичә асрый алган ана. Кызлар һәммәсе укытучы һөнәрен сайлый.

— Күп укыдым мин, — дип дәвам итә Сания апа, — 6 яшьтә укырга, тапкырлау таблицасын өйрәндем. Кечкенә чакта сеңелләрем уйнарга чыгып китә, мин китап укып кала идем. Әти дә безгә китаплар укый торган иде. Сугыш елларында әни, салым түләү өчен авыл кызларына кием текте. Тормышымда иң авыр еллар сугыш еллары булды”.

Сания апа хезмәт юлын 15 яшендә Шура авылында укытучы булып башлый.1943 елдан 1945 елга кадәр укыта анда. Ул еллардагы авырлыкны бүген дә тетрәнмичә сөйли алмый: “Ашарга бер бәрәңге булмаган чакта да укыды балалар, кешене өмет яшәтте”, — ди. 1945 елда кызны Иске Ашытка укытырга күчерәләр. Шунда ул гомерлек юлдашы Ясәви абыйны очрата. Ясәви абый турында хатирәләренең иң яктысы: “Институт бетергән егеткә кияүгә чыктым мин. Хәлле кешеләр булып, читкә сөрелеп, шуннан кайткан егет иде, күпне күргән. Ясәви белән гомер иткән 60 ел сизелми дә үтеп китте”.

Укыган егет аны да үзе белән тиң күрә — Сания апа читтән торып югары уку йортын тәмамлый. 1960 елда гаиләне Яңа Кенәр интернат-мәктәбенә эшкә чакыралар, икесе дә лаеклы ялга чыкканчы эшли. Сания апаның хезмәт стажын җыйсаң 40 елга тула. “Интернатта эшләгәндә үзебезнең балаларны күрмәдек тә. Җәй саен Россия шәһәрләре буйлап интернатта укучы балаларны алып чыгып китәбез, үзебезнең балалар кечкенәдән өйдә икесе генә кала иде”. Балалар өчен бар күңелен биреп эшләгәнгә, укучылары бүген дә хөрмәт итә үзен, яраткан тәрбиячеләренең хәлен белергә еш киләләр.

Бүгенге көндә Сания апа үз аягында йөрүе белән бәхетле. Ишегалдына чыгып дөнья матурлыгын күреп керә, дөнья хәлләреннән хәбәрдар. “Әни безне гомере буе “Әтиегез нәрсә әйтер?” дип үстерде, хәзер без берәр эшне ниятләсәк, шундук, әни нәрсә әйтер, дип уйлап куябыз. Тормышыбыз аның киңәшеннән башка бармый”, — ди Фәһимә апа. Җәйләрен бу йорт туганнар белән шау килеп тора. Уралда яшәүче төпчеге Фәридә гаиләсе белән кайтып төшә, гаиләләре белән 4 оныгы, оныкчыклары кунакка килә. Һәммәсе яратып дәү әниләре янында сырпалана.

Юбилейны да берничә көн бәйрәм иттеләр бу йортта. Бер көнне юбилярның якыннары, икенче көнне Ясәви абый туганнары, аннан туганнан-туганнар, кодалар-кодачалар, дус-ишләр һ.б. Һәркем якын итеп әбекәй янына килергә тырыша. Бертуганнарының балалары гына түгел, хәтта Ясәви абый туганнарының балаларының да: “Апа, син безгә әни сыман газиз, син нәселебезнең тоткасы”, — дип ихластан әйтүе яшәү көче өсти аңа. Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән туганнарга 95енә дә, 100енә дә шулай җыелышырга язсын.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International