ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бер танышым хаҗга баргач алган тәэсирләрен хисләнеп  сөйләгән иде. Мәчет янында җыйналган халык алдында яшь кенә дин әһеле гарәпчә вәгазь сөйли. “Шундый мөлаем кеше, гарәпчә аңламасак та, һәр сүзен йотлыгып тыңлыйбыз. Сөйләп бетергәч саубуллашып китеп барды ул, ә халык үзеннән-үзе аның артыннан кузгалды, ниндидер көч, магнит тарткандай, безне үзенә тарта иде”.

Пандемия чикләүләре чорында эшмәкәрләргә һәм коммерциянеке булмаган оешмаларга аеруча авырга туры килде.


30
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.

2021 елның 10 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары гражданнарны бергәләп кабул итәләр.


29
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

24 ноябрьдә Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең Татарстан Республикасы бүлекчәсе вәкилләре Арча районында булдылар.Безнең районда алар икенче тапкыр. Беренче тапкыр 7 июльдә килгән иделәр, ул вакытта Арча районы Татарстан ирекле янгын сакчылыгының иң яхшы бүлекчәсенә республика смотр-конкурсының финал этабын югары дәрәҗәдә үткәрде, ә районның «Арча лес» ирекле янгын сүндерү командасы беренче урынны яулады.

 

1 вариант.

2021 елның 30 ноябрендә 17.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы YouTube каналында ТРЯшьләренәТорак турыдан-туры эфиры трансляцияли. Турыдан-туры эфир барышында «ДОМ.РФ» АҖ торак проектлары («Ташламалы ипотека» 7% ка кадәр, «Гаилә ипотекасы» (6% ка кадәр), «Авыл ипотекасы» (3% ка кадәр), шулай ук ТР Дәүләт торак фондының ташламалы социаль ипотека шартларында «Яшь гаилә» республика яшьләр торак программасы (еллык 7% һәм торак бәясенең 10% ын беренчел кертем белән) ачык һәм җентекле формада тәкъдим ителәчәк.


26
ноябрь, 2021 ел
җомга

Бөтен дөньяны аякка бастырган вирус яшәешебезне катлауландырса да, тормыш дәвам итә. Таң ата да, кич була, игенчеләр иген үстерә, терлекчеләр ит, сөт җитештерә.

2021 ел авыл хезмәтчәннәрен төрле яктан сынады. Җирләрне дә сыйфатлы итеп эшкәрттек, яхшы орлыклар чәчтек, ашламаны да күбрәк керттек, дип куанып йөргәндә көннәр тагын корыга китте, җәй буе күккә карап яңгырлар көтәргә туры килде.

Коронавирус белән бәйле рәвештә вәзгыять катлауланып китү сәбәпле тормышыбызга куар-код килеп керде.

Хәзер куар-кодсыз җәмәгать транспортына да кертмиләр.

“Нинди хәл инде бу, авылдан автобуска утырып, Арчага да килә алмыйм”, – дип елап шалтыратучы пенсионерлар бар. “Вакцина ясатыгыз да, тынычлап йөрегез”, – дибез. Кая ул! Вакцинадан соң фәлән кеше үлгән, тегән кеше якты дөньядан китеп барган, дип сөйләп китәләр. “Сез вакцинадан үлгән кешеләрне исем-фамилияләре белән әйтеп сөйләшегез”, – дигәч, ык-мык.., һәм: “Менә шулай дип сөйлиләр ич...” – дигән җавап ишетәбез.

Газсыз яшәгән вакытларны онытып та бетердек инде. Иртән торсак та, кич кайтып керсәк тә өйләребез җылы, рәхәт.

Кайлардадыр газсыз яшәүләрен ишетү дә сәер тоела. Бактың исә, Россиядә газлаштыру дәрәҗәсе 71,4 процент икән. 2026 елга аны 74,7 процентка җиткерү бурычы куела.

Себердә бу күрсәткеч 16,8 процент кына, Ерак Көнчыгышта да түбән. Әйтүләренчә, илне тулысынча газлаштыру күздә тотылмый да, чөнки торбалар сузу мөмкин булмаган урыннарда башка энергия чыганаклары кулланыла.

Алар өч көн генә очрашалар һәм 65 ел тигез гомер кичерәләр, дүрт бала үстерәләр, дүрт оныклары бар.

Сүз Яңа Кишет авылында яшәүче Хаҗирә һәм Таһир Кадыйровлар турында бара.

Бик озак сөйләшеп утырдык алар белән. Күбрәк Хаҗирә апа сөйләде, Таһир абый елмаеп тыңлап кына торды. Шул вакыт эчендә тормыш истәлекләрен дә барладык, күңелле мизгелләрен дә искә төшердек.“Нинди матур пар”, – дип сокланып утырдык декабрьдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнүче Хаҗирә апа белән шулай ук декабрьдә 91 яшен тутыручы Таһир абыйга карап.

Арчада “Донорлар көне” район Мәдәният йортында оештырылды. Репортаж язарга барырга җыенгач, артымнан: “Коронавирус. Кеше булырмы икән?” – дип калдылар. Минем үземнең дә күңелдә шундый шик бар иде. Мәдәният йорты ишеген ачып кергәч, икеләнүләр юкка чыкты...

Ышанасызмы-юкмы, кан бирергә чират торалар иде. Яхшы оештырганнар, ничек бу кадәр халыкны туплый алганнар! Таныш йөзләр дә күп. Курса-Почмак авылыннан Филсинә Рәхимҗанова быел мартта да кан бирергә килгән иде. Бу юлы да күреп алдым үзен. “Донорлар көне”н каян белдегез?” – дип сорыйм. “Телефонга чакырып хәбәр килде”, – диде ул. Лаеклы ялдагы Филсинә ханымның күп тапкырлар кан биргәне бар, шуңа да андый ышанычлы донорларны медицина учреждениеләре истә тота. Монда кан бирергә килгән медицина хезмәткәрләрен дә күрергә була иде. “Төбәк-Чокырча авылында фельдшер булып эшлим, – дип таныштырды үзе белән Әлфия Хөсәенова. – 27нче тапкыр кан бирәм”. Шәфкать туташы булып эшләүче Айзария Зиннәтуллина: “3нче тапкыр кан бирергә килдем”, – диде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International