Куар-код белән бәйле сораулар

2021 елның 26 ноябре, җомга

Коронавирус белән бәйле рәвештә вәзгыять катлауланып китү сәбәпле тормышыбызга куар-код килеп керде.

Хәзер куар-кодсыз җәмәгать транспортына да кертмиләр.

“Нинди хәл инде бу, авылдан автобуска утырып, Арчага да килә алмыйм”, – дип елап шалтыратучы пенсионерлар бар. “Вакцина ясатыгыз да, тынычлап йөрегез”, – дибез. Кая ул! Вакцинадан соң фәлән кеше үлгән, тегән кеше якты дөньядан китеп барган, дип сөйләп китәләр. “Сез вакцинадан үлгән кешеләрне исем-фамилияләре белән әйтеп сөйләшегез”, – дигәч, ык-мык.., һәм: “Менә шулай дип сөйлиләр ич...” – дигән җавап ишетәбез.

Хәзер вакцинаны күбрәк ясата башладылар, үлемнән курыкмыйлар, куар-код кирәк булгач ясаталар, диюче медиклар бар. Куар-код алу буенча газета укучыларыбызда сораулар бар: ул кемнәргә бирелә, аны ничек алып була? Бу сорауларны ачыклау максатыннан иң элек район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов белән элемтәгә чыктык.

 – Куар-кодны алу өчен өч шартның берсе үтәлүе кирәк, – дип аңлата баш табиб Рифат Илшатович. – Куар-код прививка ясатучыларга, Ковид-19 белән авырганнарга һәм вакцина кадатырга ярамаганлык турында табиб белешмәсе булганнарга бирелә. Ковид–19 белән авырганнарга куар-код табиб куйган диагноз буенча рәсмиләштерелә. Ике компонентлы вакцинаның (“Спутник V” һ.б.) икенчесен ясаткач, куар-код автомат рәвештә кешенең РФ дәүләт хезмәтләре шәхси кабинетына килә. Бер компонентлыны (“Лайт”) кадатканнан соң 21 көннән куар-код шулай ук автомат рәвештә шәхси кабинетка барып ирешә. Ә менә коронавирус белән авырганнан соң мәгълүматларны дәвалаган медицина учреждениесе регистр-га кертә.

– Ә Ковид–19 белән авырганннан соң куар-код килмәсә, кая мөрәҗәгать итәргә? Районда андый очраклар бар.

– Әгәр дә коронавирус белән авырганнан соң куар-код килмәсә, ул вакытта участок табибына мөрәҗәгать итәргә яки “122”гә (Ковид-19 белән бәйле бердәм номер) шалтыратырга кирәк. Сәбәпләр төрле булырга мөмкин.

– “Медотвод” нигезендә куар-кодны алу тәртибен дә аңлатып үтсәгез иде.

– Кеше үзенең участок табибына килә. “Медотвод” мәсьәләсен табиблар комиссиясе хәл итә. Комиссия карары белән пациентка кәгазь формасында куар-код сертификаты бирелә.

 Арчада яшәүче берәү, Ковид-19 белән авырганнан соң куар-код килмәгәч аптырап калмаган, шәхси кабинетына кереп, дәүләт хезмәтләренә язган, озак та үтми дәваланган медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итегез дигән җавап килгән. Ә бераздан инде куар-код та килеп төшкән. Шулай итеп, мәсьәлә уңай хәл ителгән. Ә икенче очракта, авырган ирнең хатыны үзе участок табибына барып, хәлне ачык-лаган һәм куар-код алган.

Мәсьәләнең тагын бер җитди ягы бар: дәүләт хезмәтләре буенча электрон челтәрләрдә шәхси кабинеты булмаганнарга, электрон челтәрләр белән эш итмәгәннәргә нишләргә? Кая мөрәҗәгать итәргә? Андыйларга куар-код алу өчен Арчадагы күп функцияле үзәккә барасын ишетеп беләбез.

Сишәмбе көнне сәгать 10 тулып киткәч, без дә шунда –МФЦга киттек. Халык күп иде. Иң элек талон бирүче терминал янына килдек. Талон алучы ханым белән сөйләшәбез. “Ашытбаштан килдем, – диде ул. – Куар-код аласы бар. Ансыз булмый”. Талон алгач, сөйләшә-сөйләшә эскәмиягә барып утырдык. Янәшәбездә Шушмабаштан килгән бер пар утырып тора иде. Алар да куар-код алырга килгән булып чыкты. Шул арада  чиратлары да килеп җитте. Рәмзия ханым белән (үзен шулай дип таныштырды) хезмәт күрсәтүче тәрәзә янына барып утырдык. Рәмзия ханым паспортын сузды. Күзлек янымда түгел дигәч, хезмәт күрсәтүче кыз берсүзсез кәгазьләрне үзе тутырды. Кул гына куясы калды. Шул арада куар-код сертификаты да чыгарылып бирелде. Тәрәзә янында озак тоткарланырга туры килмәде.

Күп функцияле үзәк җитәкчесе Нияз Галәвиев белән дә сөйләштек.

– Элек бер көнгә 60 кеше мөрәҗәгать итсә, хәзер безнең клиентлар саны 3-4 тапкырга артты, – дип сөйләде Нияз Сәетович. – Куар-код сорап киләләр. Бигрәк тә дүшәмбе, сишәмбе көннәрендә кеше күп була.  7 тәрәзә хезмәт күрсәтә. Куар-код алу өчен паспорт белән килергә кирәк. Яныңда СНИЛС, полис булуы да ярый. Кемдер үзе килә алмый икән, кеше артыннан паспорт мәгълүматлары белән кулдан ышаныч кәгазе язып җибәрә ала. Безгә, МФЦ хезмәткәрләренә, хәзер Россия Федерациясенең Цифрлы технологияне үстерү, элемтә һәм массакүләм коммуникация министрлыгы эшләгән махсус сервиска керү мөмкинлеге бирелде. Куар-код турындагы мәгълүматны шул системадан алабыз.

– Сезгә ерактан, авыллардан да киләләр. Үзенә куар-код эшләнгәнме-юкмы бу турыда сезгә юлга чыкканчы алдан шалтыратып белеп буламы?

– Юк, без телефон аша андый мәгълүматны бирмибез.

Бәлки андый мәгълүматны авылларда фельдшерлардан алып буладыр? Урта Аты фельд-

шеры Надия Йосыпова белән сөйләшәбез.

– Андый мәгълүмат бездә дә юк шул, – диде Надия ханым. – Гади, кнопкалы телефоннарга да куар-код турында хәбәр килә. Өлкәннәрнең телефоны юк икән, балаларына әйтәм, дәүләт хезмәтләренә кереп карагыз, дип. Әмма бездә алай куар-код килмәде дип, аптырап, тилмереп йөргән кеше юк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International