9 июль төнендә һәм көндез Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында урыны белән 15-20 м/с кадәр кыска вакытлы җил көчәйгән яшенле яңгырлар көтелә, локаль рәвештә боз ява.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
«Олег белән язышкалап торабыз, – ди дусты Рамил Гафуров. – Зарланганы юк»
Район башлыгы Илшат Нуриев исеменә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче райондашыбыз, гвардия лейтенанты Олег Андреевич Никитинның әнисе Анна Арсентьевнага тапшыруны сорап улының командиры Рәхмәт хаты җибәргән.
Заманында районның иң көчле агрономнарының берсе булган Галиуллин Гомәр Мифтах улына 75 яшь тулды. Аны юбилее белән бергә эшләгән хезмәттәшләре котлады.
“Игенче“ ширкәте басуларында йөрү – үзе бер хозурлык
Баш агроном Марат Вахитов яңа гына Казанда узган “Агроволга“ халыкара агросәнәгать күргәзмәсеннән кайтып төште. “Ничек, күргәзмә ошадымы?“ – дигән сорау белән, әңгәмәне башлап җибәрдек.
Иске Кишет авылында яшәүче Нургали абый белән ул үткән юлларны барлап рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык
Балалар, оныклар ирешкән уңышлар һәр ата-ана, әби-бабайлар өчен зур шатлык инде ул. “Северный“ ширкәте баш инженеры Самат Йосыповның улы Исламның авыл хуҗалыгы машиналарын файдалану буенча Россия күләмендәге һөнәри осталык чемпионатында икенче урынны алуын ишеткәч тә куанып куйдым.
Милли бәйрәмебез Арча Сабантуенда район башлыгы Илшат Нуриев уңышка ирешкән спортчыларны котлап, кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
“Казан арты” музее узган атнада райондашларыбызны үзенчәлекле чарага җыйды. 80 елга якын исемнәре хәбәрсез югалганнар рәтендә булган якташларыбызның якыннары рәсми хәбәр кәгазен кулларына алды
«ГТО Сабантуе» онлайн акциясе – ул видеороликлар конкурсы.
Акциянең муниципаль этабы 2024 елның 8-21 июлендә уза. Акциянең республика этабы 2024 елның 22-29 июлендә узачак. Конкурс онлайн форматта ВКонтакте социаль челтәрендә үткәрелә.
2024 елның 8 июленең көндез һәм кичендә Татарстан Республикасында күк күкрәү һәм 15-18 м / с көчле төньяк-көнбатыш җилләре көтелә.
Рәсәйнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы өчен төп дирекциясе хәбәр итә