Аграрийлар өчен майда ягулык бәясе төште һәм аның тоннасы 39 950 сум булачак. Апрель аенда ташламалы бәя 41 200 сум иде.
Ягулык белән тәэмин итүгә килешү «Татнефть» ГАҖ (ПАО) белән төзелде. Аграрчылар өчен бер тонна ягулык бәясе майда 39 950 сум булачак, бу күпләп сатып алу бәясеннән 13%ка арзанрак (бер тоннага 46 000 сум). Бу бәя узган елга караганда да түбәнрәк. 2019 елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ягулык яз башында тоннасы 42 800 сумнан кайтарылган иде, икенче яртыеллыкта – тоннасы 44 625 сумнан.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстанда социаль икмәк пешерә торган предприятиеләрне субсидияләү лимиты арттырылган. Шундыйларга 1 сортлы ак ипи, «Сельский» һәм «Дарницкий» яисә билгеләнгән рецептура буенча пешерелә торган башка исемдәге ипиләр керә.
Кечкенә шәһәрләрләрдә һәм поселокларда яшәүчеләрнең ташламалы авыл ипотекасы ярдәмендә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирде. 193 татарстанлы быел үз торак шартларын яхшырттылар да инде.
Шуларның берсе – инженер Павел Демагин. Ул 30 меңгә кадәр халкы булган кечкенә шәһәрләр исемлегенә кергән Тәтеш шәһәрендә яши. Андый шәһәрләр һәм поселоклар халкы өчен «Авыл территорияләрендә торак төзүгә (сатып алуга) Россия Федерациясе гражданнары өчен ташламалы процент ставкасы белән ипотека кредиты» федераль программасы буенча 3%ка кадәр еллык ставка белән кредит алу мөмкинлеге барлыкка килде.
Татарстан Хөкүмәте «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» республика дәүләт программасының гамәлдә булуын 2025 елга кадәр озайтты.
Бу хактагы тиешле карар Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан имзаланды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан аграрийларга күрсәтелә торган барлык ярдәм төрләре дәвам итә. Болар – үсемлекчелекне, терлекчелекне, ит терлекчелеген үстерү, кече хуҗалыкларга ярдәм итү, техник һәм технологик модернизацияләү, инновацион үсеш, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне мелиорацияләүне үстерү.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча Оператив штабының чираттагы утырышын үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Дмитрий Патрушев, бүген бер урында күмәкләшеп эшләүне күздә торган технологик процесслар белән оешмалар игътибар үзәгендә торалар, дип билгеләп үтте, болар – терлек чалу, эшкәртү һәм сортировкалау цехлары. Коронавирус инфекциясен профилактикалау максатларында предприятиеләрдә хезмәт резервларын булдырырга кирәк. Моннан тыш, цехлар эчендә хезмәткәрләрнең тегендә-монда йөрүләрен чикләргә һәм, кирәк булса, эш графигын сменалап оештырырга кирәк.
Хөрмәтле кече һәм урта эшмәкәрләр!
Федераль салым хезмәте кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары бердәм реестры (Единый реестр субъектов малого и среднего предпринимательства - ЕРСМСП) операторы булып тора. Ул ачык мәгълүмат базасы. Аның ярдәмендә предприятие яки шәхси эшмәкәрнең кече яки урта эшмәкәрлеккә караганмы – юкмы икәнлеген белергә була.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив белешмәләре буенча, 2020 елның 20 апреленә авыл хуҗалыгы оешмалдарында хуҗалыкларда тәүлеклек эчендә 49,5 мең тонна сөт сатылган, бу 2019 елның шушы чорына караганда 7%ка (3,2 мең тоннага) күбрәк.
Сөт сату күләмен максималь дәрәҗәгә җиткерүчеләр арасында Татарстан Республикасы, Краснодар крае, Воронеж, Киров, Новосибирск, Свердловск, Белгород, Мәскәү, Ленинград һәм Түбән Новгород өлкәләре, Удмуртия Республикасы, Алтай крае бар.
Район башлыгы Илшат Нуриев кибетләрдә азык-төлек бәяләре белән кызыксынды, кибетчеләр фикерен сорашты, сатып алучылар белән аралашты
– Кибетләрдә бәяләрне бик нык күтәрәләр, дип зарлана халык. Бу хакта сезнең фикерегез ничек? – дип сорады ул Мелиоратор бистәсендәге “Пятерочка” кибете директоры Гөлнара Коноваловадан.
– Алай бәяләр бик нык күтәрелде дип әйтмәс идем. Бездә һәрвакыт ташламалар булып тора. Үзебезнең сатып алучыларыбыз бар. Алар көнен белә. Карабодай ярмасы элек тә категориясеннән чыгып төрле бәядә тора иде. Арзаны кайтуга алып бетерәләр, – диде директор.
Йомырка бәясе 10 процентка төшкән. Категориясенә карап бер дистәсе 55 сумнан 69 сумга кадәр. Өч дистә итеп алсаң, тагын да арзангарак чыга. Ипи, батонның да ниндие генә юк. “Көн дә иртүк свежий икмәк килә”, – диде кибет директоры. Сатып алучылар кирәкле товарлар юклыктан да, бәяләрнең күтәрелүеннән дә зарланмадылар. Ә кибеттә, чыннан да, алыйм дисәң, ни генә юк. Киштәләр сыгылып тора.
Апрель аен татар җәмәгатьчелеге ел да көтеп ала. Тукаебызның туган көне булганга, аеруча кадерле бу яз ае. Быел шагыйрьнең тууына 134 ел тулды.
Республика халкы Габдулла Тукайның туган көнендә Туган тел көнен билгеләп үтте. Быел да аның туган көненә күп чаралар планлаштырылган иде, тик аларны быел киң даирә тамашачы күрә алмады.
Арчалар Тукай рухы белән яши, ул безнең күңелләрдә, йөрәктә, хәтердә. Туган тел көнендә шагыйрьнең Арча үзәгендә һәм Яңа Кырлайда урнашкан һәйкәлләренә район башлыгы Илшат Нуриев чәчәкләр салды. Туган авылы Кушлавычта да шагыйрьнең бәйрәмен авыл җирлеге, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре чәчәкләр салып искә алдылар. Район халкы, җитәкчелек ел дәвамында республика дәрәҗәсендә Тукайга багышланган күп кенә чараларда да катнаша, гомумән, Тукай рухы ел әйләнәсе онытылмый. Апрельдә Инстаграм битләрендә #безтукайныукыйбыз дигән исем астында шигырь укучылар марафоны узды. Анда бик күп райондашларыбыз, яшь буын вәкилләре Тукай шигырьләрен укып, шагыйрь дөньясы сәхифәсенә тагын бер тарихи бит өстәде. Марафонда 5000нән артык кеше катнашкан. Габдулла Тукайның һәрбер шигыре яшәүгә этәргеч бирә, тырышып хезмәт итәргә, намуслы булырга, яңа иҗат уңышларына өнди. Без – Тукай якташлары булуыбыз белән горурланып, Габдулла Тукайның “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул” дигән сүзләрен онытмыйча яшибез.
Арча агросәнәгать көллиятендә тынлык хөкем сөрә. Студентлар дистанцион укуда, кайсылары практикада. Көллият җитәкчелеге быелгы уку елын тәмамлау турындагы уйлар белән беррәттән, яңа уку елына җыеласы студентлар турында да уйлана.
75 еллык тарихы булган авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче уку йорты Үрнәктәге төп бинадан тыш Арча һәм Балтачтагы филиалларда да белгечләр әзерли. Арчадагы филиалда төзелеш остасы, монтажчы, төзелеш монтажчыларына укытсалар, Үрнәктә һәм Балтачта, нигездә, авыл җирлеге өчен белгечләр әзерләнә: авыл хуҗалыгын механикалаштыручы, техник-механик, тракторчы-машинист, җәмәгать туклану өлкәсе белгечләре, пешекче-кондитер, компьютерда программалаучы, читтән торып уку бүлегендә – кибетчеләр. Егетләр белгеч булу белән беррәттән, җиңел, йөк машиналарына, тракторга йөртү таныклыгы да алып чыга, армиягә әзер шофер булып китәләр. Агымдагы уку елында Арчадагы филиалда коррекцион мәктәп тәмамлаганнарны штукатур һөнәренә укыта башлаганнар. Соңгы елларда көллияттә укучылар өчен тагын бер өстенлек барлыкка килде: тырышып укыган, теләге булган студентларга Казан Дәүләт авыл хуҗалыгы университеты, Казан кооператив институты, КХТИда уку мөмкинлеге бар. Әлеге уку йортларыннан килеп тест уздыралар һәм шуның нәтиҗәсендә студент булып бушлай уку мөмкинлеге тудырыла. Бүгенге акчага корылган заманда бит бу!