ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2020 ел
җомга

Әңгәмәдәш – район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина.

– Альмира ханым, районда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бик зур эзләнү эшләре бара.

– Республикада “Сугыш хатын-кыз өчен түгел” дигән проект старт алды. Бер киңәшмәдә республиканың Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Мәрхәмәтлек” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова сугышта катнашкан һәм сугыш чорында эшләгән хатын-кызларны барларга, исәннәренә ихтирам-хөрмәт күрсәтергә чакырды. Бу илкүләм проектларның берсе булып тора. Безнең районда да эш алып барыла. Моңа мәктәпләр дә кушылды. Балалар, әти-әниләр, укытучылар, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре үзләренең якыннары, авылдашлары турында яздылар, янәшәгә фотоларын да куйдылар. Тылда эшләгән ветераннар турында 484 портфолио тупланды. Әле эш дәвам итә.

Сәлмән абый Мәүлетов 1926 елда Омск өлкәсенең Яланкүл авылында туган. 1940 елда 7 сыйныфны тәмамлагач авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Аны 1943 елда тәмамлап, колхозда бригадир булып эшли башлый. Шушы ук елның 7 ноябрендә аны армиягә алалар.

Бу вакытта Омск шәһәрендә укчы пехота полкы оеша. 1944 елның сентябренә кадәр өйрәнүләр узалар, шуннан соң вагоннарга төяп көнчыгышка озаталар. Японнарга каршы сугышта катнаша, 1950 елның 15 августына кадәр хезмәт итә.

Штерәдә яшәүче Мөршидә Җамалиева болай дип яза: “Менә минем кулымда Югары Пошалымда туып-үскән, 17 яшендә шәфкать туташы булып сугышка киткән, 21 яшендә, 1945 елның 6 маенда авыр яралардан Чехословакиядә вафат булган күрше авыл кызы Оркыя Сәләхова хатлары...”

Оркыяның хатлары басылган “Сөембикә” журналын да (№ 5, май, 1996 ел) җибәргән. Мөршидә ханым үзе Түбән Пошалымда туып-үскән. Рәхмәт Мөршидә ханымга, аның апасы Түбән Пошалымда яшәүче Венера Фатыйховага, “Сөембикә” журналын саклаганнары өчен һәм дә безгә шундый күңелне кузгата торган хәбәр җибәргәннәре өчен. Шунда ук без Урта Пошалым китапханәчесе Гөлназ Галимҗанова белән сөйләштек. “Югары Пошалымда Оркыя апаның туганнары калмады инде, – диде ул. – Безнең күрше кызы ул. Әнисе Хәҗәр апаны бик яхшы хәтерлим”.

 – Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йорты тулысынча изоляцияләнде, – диде Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Биектау территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Лилия Галләмова. – Эшләүче оешмаларда таләпләр үтәләме?

Арча муниципаль районының финанс һәм икътисад бүлеге җитәкчесе Илшат Нәбиуллин, административ комиссия баш белгече Илдар Нотфуллин белән берлектә оешмаларга рейдлар оештыра башладылар. Бу чараларның берсендә без дә катнаштык, “Арча нефть продуктлары” җәмгыяте, “Арча сөт комбинаты”,  “КСМ” ширкәте,  “Арча элеваторы” җәмгыятендә булдык.

Арчага “Ярдәм янәшә!” акциясе кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча бирелә торган азык-төлек җыелмасыннан тартмалар кайтты.

Үзизоляция чорында авыр тормыш хәлендә калган татарстанларга азык-төлек тутырылган җыелмаларны җибәрә башлаулары турында хәбәр иткән идек инде. Ниһаять, алар безнең районга да килеп җитте.

– Бу изге эш бүгенге катлаулы эпидемиология вәзгыяте белән бәйле. Бик авыр хәлдә калган гаиләләр бар.  Аларга аз булса да ярдәм йөзеннән эшләнә, – диде район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова. – Безнең районда ул 871 кешегә тапшырыла. Ә барлыгы 3478 җыелма кайтачак. Чөнки ул апрель, май айлары өчен икешәр булачак. Әлегә шул тартмаларның беренчеләре кайтты.

Азык-төлек тутырылган тартмалар 6 категориягә керүчеләргә,  ягъни,  керемнәре   яшәү минимумыннан  кимрәк  булган   ялгыз  яшәүче  65 яшьтән өлкән кешеләргә, 8 яшьтән өлкәнрәк  балалары булган  аз керемле гаиләләргә (кеше башына 8938 сум), әтиләре  алимент түләүдән читләшкән, социаль яктан имин булмаган, шулай ук опека һәм попечительлек  вазифаларын түләүсез башкарган гаиләләргә һәм кризис шартларында зур зыян    күргән тармакларда эшләгән шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләрнең балаларына тапшырыла. Гаилә күп балалы икән, ул гаиләдәге балигъ булмаган һәр балага бирелә.

Узган ел Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Арчаның 3нче мәктәбе-балалар бакчасы базасында сугыш вакытында биредә эшләгән эвакогоспитальнең тарихын мәңгеләштерү максатыннан мемориаль такта урнаштырылган иде. Бүгенге көндә анда эвакогоспиталь турында күп мәгълүмат тупланган стенд, шул елларда эшләгән кайбер медицина персоналларының шәхси документлары бар. Госпиталь турындагы мәгълүматларны мәктәп коллективы бергәләп тулыландырды: ул елларда госпитальдә эшләгән, бүгенге көндә исән-имин гомер итүче Александра Барышева һәм Антонина Дементьевалар белән, исән түгелләренең балалары, якыннары белән очраштылар, истәлекләр барланды.

Май җитте, көннәр җылытты, нихаять, кояш кыздыра башлады, димәк, бәрәңге утыртырга да вакыт җиткән. Бәрәңге утырту өчен технология буенча җир 8-10 гралуска кадәр җылынырга тиеш. Халык сынамышлары буенча - бу каен чәчәккә бөреләнә башлаган вакыт. Берәр атнага соңга калсаң да, зыян түгел, чөнки бәрәңге җылы туфракны ярата.

«Икенче икмәк» – бер дә туйдырмый торган бердәнбер ризыктыр, мөгаен. Аннан 2000ләп төрле ризык әзерләп була, дип әйтәләр. Әмма ничек соң мул уңышка ирешеп була?

Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының әйдәүче фәнни хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты Зенон Сташевский бәрәңге плантацияләреннән югары уңыш алуның төп шартларын атый. Болар, беренчедән, уңай һава шартлары, икенчедән, технологик факторлар – туфрак һәм аны әзерләү, сортлы орлыклар, үскәндә аларны чүп үләннәрдән, корткычлардан һәм авырулардан яклау, аларны дөрес саклау.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, «Россия авыл яшьләре берлеге» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы Хәтер һәм Дан елына багышланган Бөтенроссия челтәр акциясен уздыра. Акциядә Россия Федерациясенең теләсә кайсы гражданы катнаша ала. Җиңүчеләрне дипломнар, «Трудовая доблесть России» БВС (ВОВ) мактау билгеләре һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләячәкләр.

Бөтенроссия акциясендә катнашу өчен 2020 елның 31 маена кадәр интернеттан файдаланучыларга социаль челтәрләрдә (ВКонтакте, Инстаграм) үзеңнең фотографияңне һәм Бөек Ватан сугышы елларында авыл җирлегендә тылда эшләгән һәм фронтны азык-төлек белән тәэмин иткән, шулай ук сугыштан соң илне торгызуда булышкан туганнарыңның фотоларын бердәм хэштеглар астында: #ПодвигСела, #ТатарстанПодвигСела, #ГодПамятиСлавы, #РССМ бастырып чыгарырга кирәк. Басмаларда туганыңның тарихы язылырга, шулай ук челтәр акциясендә катнашучының үзенең хәзерге вакытта үз Ватанын үстерүдә ничек катнашуы турында да язылган булырга тиеш.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы    Бөек Ватан  сугышы  елларындагы  ТАССР авыл  хуҗалыгына багышланган   язмалар  сериясен дәвам  итә.    Сугыш  елларында  аграр  секторда  хатын-кызлар  төп  көчкә  әверелә.    Татарстан  колхозларында  алар  гомуми  хезмәт көннәренең    70–75%ын тәшкил  итәләр,  алар  ук  совхозларда  даими  эшләүчеләрнең     75%ын тәшкил  итәләр. 

Мәктәп  балалары  да  олылардан калышмый.  Алар утауда, печән чабуда, ашлык суктыруда,  уңыш  җыюда  шактый  зур ярдәм  күрсәтәләр.   Авыл  мәктәпләрендә  уку елы  да   вакытыннан соңрак  башланган.      


6
май, 2020 ел
чәршәмбе

Чәчү кампаниясенең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уүткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Җәббаров кыр эшләренең барышы белән таныштырды, һава торышының тотрыксыз булуына да карамастан, көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалау буенча бүгенгә планлаштырган күләмнәр үтәлде, диде ул.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International