ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары Илдус Габдрахманов авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре белән  сугару  мәсьәләләре турында  фикер алышты.  


13
март, 2020 ел
җомга

Сара апаны 95 яшьлек юбилее белән котларга Хәсәншәех мәктәбе укучылары да килгән иде

– Сара апа, син бу кызларның әти-әниләрен дә укыткансыңдыр әле? – диде Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков.

– Бик мөмкин, бик мөмкин, – диде ул елмаеп. – Күпләрне, бик күпләрне укыттым мин.

Сара апа Әхмәтова Балтач урта мәктәбен 1942 елда тәмамлый һәм туган авылы Хәсәншәехта укыта башлый. Яшь кызга кырыгар укучылы сыйныфларда ач-ялангач укучыларны укыту гына түгел, авылдагы башка бик күп эшләрне башкарырга да туры килә. Агитатор да була, клуб эшендә дә ярдәм итә, сугышчыларга җылы киемнәр дә җыялар. Үзләре дә барлы-юклы яшәгән авылдашларыннан танклар колоннасына, самолетлар эскадрильясына акча җыярга, авыр хәлдәге авылдашларына ярдәм итәргә кирәк була.

Республикада “Бердәм Россия” партиясе комиссиясенең илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча киңәйтелгән утырышы булды

Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия”нең Татарстан бүлекчәсе секретаре Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Видеоконференция режимында үтте ул.

Видеоконференциядә район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

– Без сезнең белән бәхетле кешеләр, – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин. – Моңарчы мондый проектларны күргән булмады. Барысы да халык өчен. Вакыт бара – мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска кирәк.

Арчада яшәүче 2 яшь тә өч айлык Сәйдә Йосыпованы

Израильдә хастаханәдә көтәләр. Әмма... аңа операция ясау өчен 4 миллион сумга якын акча кирәк.

Мондый сумманы төшләрендә дә күрмәгән Алинә һәм Рәмис Йосыповлар тәмам югалып калган. Чөнки аларның бу хәлдән чыгу юллары юк: я чит илдә операция, я бала гомерлеккә коляскага утыра.

– Хәйрия фондлары белән эшлим мин. Тик алар тикшереп бетергәнче вакыт үтә. Шуңа изге күңелле кешеләргә мөрәҗәгать итәргә булдык, – диде Алинә. – ТНВ каналы аша күрсәткәннән соң ярдәм кулы сузучылар артты. 31 мартта Арчада эстрада артистлары катнашында хәйрия концерты узачак. Аннан килгән акча да кушылачак. Тик... сумма зур шул.

Алинә белән Рәмис икесе дә Чиканастан. Өч ел йөргәннән соң өйләнешәләр. Беренче балаларын түземсезлек белән көтеп алалар. Рәмис исем дә уйлап куя – Сәйдә. Эх, бар нәрсә дә син дигәнчә генә барса икән.

Кәчедән  81 яшьлек Әлфия Хисмәтова быел өченче тапкыр әтисе һәлак булган урынга барырга җыена.

Казаннан 1800 километр ерак-

лыктагы Бөек Новгородка. Беренче тапкыр барып кайткач, әни шатланып төшемә керде. “Әлфия, мин сиңа бер әйбер бирәм әле”, – ди. Тик әти бер дә төшкә керми. Бу юлы баргач: “Әти, ник бер дә төшемә кермисең?”  – дип әйтеп кайтам әле. Төшемдә булса да әтиемне күрәсем килә”, – ди Әлфия апа.

Әтисе Мингали Хөснетдинов 1939 елның башында армиягә киткәндер, ди ул. Өйләнгән була. Шул елның апрелендә Әлфия кызы туа. Бурятиядә, Кяхта дигән җирдә хезмәт итә. Аннан сугыш башлана.

– Безнең станция аша узабыз. Күреп каласылары килсә, килсеннәр, дип бер кешегә әйтеп тә җибәрә. Өлгермәгәннәр. Соңгы тапкыр авыл аша узуы булган әтиемнең, – дип искә ала Әлфия Хисмәтова. – Мин әтинең бер тапкыр булса да йөзен дә күрмәдем.  Килен хәтер китабыннан исемен тапкан. 60 яшемдә генә  шулай әтине белдем. 

Алтынчы мәктәптә КВН гөрләде. Ул уен соңгы елларда Арчада бик популярлашып китте. Республикакүләм КВН ярышларында катнашып, җиңү яулаучыларыбыз да бар. Быел гына да педагогика көллиятеннән “Алсу” КВН командасы чемпион исемен алып кайтты.

Беркөнне яңадан КВН республика уенына сайлап алу туры үткәрелде. Анда Арча агросәнәгать көллиятеннән “Үрнәк”, мәдәният идарәсеннән “Чара”, мәгариф идарәсеннән “Илһам”, педагогика көллиятеннән “Арча кызлары”, “Татарочкалар”, “Патшабикә” командалары көч сынашты.

Кызлар һәм егетләргә өйрәнү өчен бары бер көн бирелгән. Шул вакыт эчендә алар сценарий төзеп, миниатюралар уйлап табып, ятлап, сәхнәдә күрсәтерлек итеп эшләргә дә тиеш. Сүз дә юк, бик аз вакыт һәм ул чыгышларда бик нык күзгә ташланды. 

Шушы көннәрдә Халидә һәм Гакил Гәрәевлар, Мөслимә һәм Рәкыйп Зариповлар алтын туйларын билгеләп үттеләр

Шундый истәлекле дата уңаеннан бу ике парны Арча ЗАГСына чакырдылар.

Һәр төбәкнең бик матур кешеләре бар. Юк, төс-биткә генә түгел, күңелләре, кешеләр арасында тоткан урыннары, күркәм эшләре, үрнәк гаиләләре, тәрбияле балалары белән дә матур алар.

Гакил абый дәһшәтле сугыш чорында, 1943 елда әтисе сугышка киткәч Әлки районының Карамалы авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Әтисе исән-сау әйләнеп кайта, тик озакламый алган сугыш яраларыннан вафат була. Бөтен авырлык балалар өстенә төшә. Егет совхозда эшли башлый. Аннан армия хезмәте, тагын совхоз. Шунда аның күзе савымчы кыз Халидәгә төшә. Очрашып йөри башлыйлар. Бераздан гаилә дә коралар. Тормышларын ямьләндереп озак көттермичә кызлары Ландыш, аннан уллары Марат туа.

Бу юлы да алар Арча үзәгендә гүзәл затларыбыз идарә иткән машиналарны туктаттылар, чәчәк кибете ярдәме белән әзерләнгән лалә чәчәкләре бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Бәйрәмебездә дә безгә бәйләнмәсәләр иде инде, диючеләр дә булгандыр. Чөнки кайберләре каршыга чыгып туктарга ишарә ясаган ЮХИДИ хезмәткәрләрен күреп югалып кала. Әмма чәчәк бәйләмен күреп, котлау сүзләрен ишеткәннән соң, йөзләрендә шатлыклы елмаю барлыкка килә.

11 мартта өченче чакырылыш Арча район Советының 42нче утырышы булды.

Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.

Утырышта Татарстан Республикасындагы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Арча муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе Ринат Һидиятов “2019 елда Татарстан Республикасында, шулай ук Арча муниципаль районында кеше һәм гражданин хокукларын һәм ирекләрен саклау турында”, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсенең территория бүлеге җитәкчесе Эльвира Салкова “Территория бүлегенең 2019 елдагы эшчәнлеге һәм 2020 елга бурычлары турында”

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә, авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрүгә керткән өлешләре өчен районның шәхси ярдәмче хуҗалыгы җитәкчеләре Әхмәдуллин Айдар Ильяс улы (Яңа Кишет авыл җирлеге), Әхмәдуллин Фаяз Ильяс улы (Яңа Кишет авыл җирлеге), Әхмәтханов Фәнис Данил улы (Урта Курса авыл җирлеге), Гаврилов Евгений Николаевич (Иске Чүриле авыл җирлеге), Галәвиев Рәис Шәйхи улы (Үрнәк авыл җирлеге), Исмәгыйлев Ренат Исхак улы (Сеҗе авыл җирлеге), Хөрмәтов Фәргать Фаил улы (Сеҗе авыл җирлеге), Шәрипов Фәнис Рәис улы (Апаз авыл җирлеге), Шакиров Ренат Фоат  улы (Сеҗе авыл җирлеге); традицион каратэ буенча Бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларда  югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән спортчыларны әзерләгәне, Арча районында традицион каратэны үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы тардицион каратэ секциясе тренеры Саргсян Геворг Кароевич;


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International