ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2020 ел
җомга

Наласа авылы имам-хатыйбы Зөфәр хәзрәткә: “Әхәт Гыйльметдиновны күмгәндә: “Бу әйбәт кеше идеме?” – дигән сорау бирдегезме?” – дидем. “Юк, мин ул сорауны бирергә онытканмын да”, – дип җавап бирде ул.

Юк, Зөфәр хәзрәт һич тә онытмагандыр инде ул сорауны бирергә. Авылдашларын уңайсыз хәлгә куясы килмәгәндер. Дин бу мәсьәләдә дә  зирәклек күрсәтә, үлгән кешене әйбәт яктан гына искә алыгыз яки бөтенләй дәшмәгез, дип өйрәтә.

Бервакыт Җәлил хәзрәтнең Сикертән клубында сөйләгән вәгазьләрен тыңларга туры килде. “Урамда яткан исерекне дә бик каты итеп сүкмәгез, ул сезгә гыйбрәт итеп җибәрелгән”, – дигән иде ул.

Мине иң гаҗәпләндергән нәрсәләрнең берсе – кемдер үлсә бар кеше шунда чаба башлый. Кабаланасы да юк инде, югыйсә, хәзер аңа син килдең ди, килмәдең ди. Ул исән вакытта кайда идегез? – дип сорыйсы килә.

Наласаларның абыйсын үтергән авылдашларын яклап, үлгән кешене сүгеп йөрүләре миңа бик гаҗәп тоелды. Хәзер инде үзен яклый алмый торган Әхәтне күпме сүксәгез дә була.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2020 елның гыйнвар – февраль айларындагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.

Чарада муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигьмәтҗанов катнашучыларны терлекчелек тармагының бу елның ике айлык эшенә йомгаклар белән таныштырды. Үз чыгышында ул сөт, ит җитештерү мәсьәләләренә, шулай ук хуҗалыклар эшен анализлауга игътибар бирде.

Бүгенгә республика территориясендә эре мөгезле терлекләр саны 706,6 мең баш исәпләнә, шул исәптән сыерлар – 235,1 мең баш, дуңгызлар – 461,0 мең баш, кәҗә һәм сарыклар – 59,2 мең баш, кош-корт – 17,2 млн баш, атлар – 18,9 мең баш.

Авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 2020 елның гыйнвар-февраль айларында 221,6 мең тонна сөт җитештерелгән (узган ел күрсәткечләренә карата 108%), 67,6 мең тонна ит җитештерелгән (106%), шул исәптән эре мөгезле терлек тере үлчәмдә – 16,3 мең тонна (102%), дуңгыз – 15,8 мең тонна (113 %) һәм кош-корт – 35,2 мең тонна (104 %).

Ит җитештерүне 2019 елга караганда киметкән районнар арасында: Әлмәт, Минзәлә, Спас, Бөгелмә һәм Әгерҗе районнары.


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.

Шунысын белу зарур: компенсацион түләу хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә, караучы белән каралучының бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбури түгел. Караучы бөтенләй чит кеше дә булырга мөмкин, иң мөһиме ярдәмгә мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш.

Хезмәткә яраксыз булу сәбәпле чит кеше тәрбиясенә мохтаҗлар категориясенә инвалид балалар,  I төркем инвалидлар, 80 яшьтән узган яки дәвалау учреждениесе йомгаклау нәтиҗәсе  нигезендә даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр керә.

14 мартта 11:00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Ачык ишекләр көне үткәрә.

Бу көнне абитуриентлар һәм аларның ата-аналары университет җитәкчелеге белән очраша, уку йортындагы юнәлешләр белән таныша һәм 2020 елда укырга кабул итү үзенчәлекләре белән таныша алалар. Укып бетергәннән соң авыл җирлегенә эшкә кайтырга теләүчеләр өчен масатчан уку программалары турында һәм югары уку йорты студентларына һәм аны тәмамлап чыгучыларга дәүләт ярдәме чаралары турында югары уку йорты вәкилләре сөйлиячәк.

Чара түбәндәге адрес буенча уздырыла: Казан шәһәре, Ферма 2, д.53.


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

Ярый әле үзләре исән-сау, йортларына, күрше-тирәгә зыян килмәде. Мунча белән гараж янды. Монысы районда тугызынчысы.

Хәлләрен белергә бардык. Капка төбендә “АСПКның “КамАЗ”ы тора. Янгын калдыкларын, туганнар җыелышып, “КамАЗ”га төйиләр. Йорт хуҗасы Васыйл Йосыпов үзе дә шунда. “Мин “АСПК” предприятиесендә кранда эшләдем, хәзер өйдә, – дип сөйләде ул. – Рәхмәт, булышырга машина бирделәр...”

Янгын веранданың да бер читен эләктергән, әмма янгынчылар өйгә үрмәләргә ирек бирмәгәннәр. Өй тулы туганнары иде. Хәл белергә, булышырга килгәннәр. Васыйл Йосыповның сеңелләре Мәүлиха, Мәүлия, Мөнзилә, Васыйлның хатыны Мансураның сеңелләре Сафура, Суфия – бар да шунда. Янгынчыларга рәхмәт әйтеп бетерә алмыйлар.

– Без янгын сүндерүче егетләргә сокландык, – дип дулкынланып сөйләде алар. – Шалтыратуга килеп җиттеләр. Лычма су булдылар, курыкмыйча ут эченә керделәр... Батырлык бит бу! Каравыл җитәкчесе Рөстәм Салихов команданы биреп торды. Су белән дә өзеклек булмады. Милиция хезмәткәрләре дә сакта торды. “Ашыгыч ярдәм” бригадасы да килеп җитте. Күршеләр дә бик булышты. Хәзер менә “АСПК” машиналары ярдәмгә килде. Барысына да бик зур рәхмәт.

Сез яшел форма киеп йөрисез, дип тә өстәде әле ул, урманнар язмышы шушы кешеләргә ышанып тапшырылган.

Урман хуҗалыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллин хисап чыгышында 2019 елда куелган планнарның уңышлы үтәлүе турында әйтте. Әмма уртача хезмәт хакы кимегән.

Традиция буенча вакытлы матбугатка язылу кампаниясе алдыннан почта бүлекчәләре арасында бәйге оештырыла. Район газетасына кем күпме яздыра?

2020 елның беренче яртыеллыгына “Арча хәбәрләре”нә яздыру буенча да бәйге игълан ителгән иде. Шарты буенча ул сан узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда ким булмаска һәм хуҗалыклар санына карата үсеш күренеп торырга тиеш.

Нәтиҗәләре буенча Носы почта бүлекчәсе иң югары күрсәткечләргә иреште. Биредә 2019 елның беренче яртыеллыгында 59 кешене район газетасына яздырган  булсалар, 2020 елның беренче яртыеллыгында ул сан 70кә җиткән (118,6 процент). Хуҗалыклар саны – 175, шуларның 40 проценты “Арча хәбәрләре” газетасын алдыра дигән сүз.

5 команда уйнады. Теләчедән 2 команда, Арчадан – 3.

Безнекеләр көчлерәк булып чыкты. Тренер Ирек Мифтахов командасы җиңде. Тренер Иван Мосунов быелгы уку елында гына эшли. Аларның уңышлары алда әле. Малайлар чын күңелдән бирелеп уйнады. Капкага туп керсә, капкада торган малайның күзләренә яшь килде. Ә андыйларда өмет бар. Шәп капкачы чыгачак алардан! Сөенечле күз яшьләре алда әле!

Румия Гарифжанова

 

Сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан Арча үзәк район хастаханәсенең гомуми практика табибы Сәгъдиева Роза Хәйретдин кызы, урман хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан Арча урман хуҗалыгы җитәкчесе Хәйруллин Шамил Мәхмүт улы муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы, яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 70 яшь тулу уңаеннан хезмәт ветераны Гатауллин Рафикъ  Гатаулла улы, спорттагы югары күрсәткечләре, 2009 елда туганнар командалары арасында Анатолий Тарасов исемендәге “Алтын алка” клубы яшь хоккейчылары Бөтенроссия ярышларының республика этабы финалында призлы беренче урын алулары өчен  “Арча Арена” спорт мәктәбенең “Ястребы” хоккей командасы тренеры Гәрәев Артур Илдар улы, “Арча Арена” спорт мәктәбенең

Кысыр сыердан ит тә юк, сөт тә юк. “Дәүләт терлек асраучыларга күп төрле ярдәм күрсәтә, моның өчен рәхмәтебез зур, – дип шалтырата бер газета укучыбыз. – Без дә берничә сыер асрыйбыз, арттырырга да исәп  бар. Тик менә үгез мәсьәләсе генә борчый, көтүдә үгез йөргәндә әйбәт иде.  Хәзер авылдагы фермада да маллар калмады”.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов: “Без бу проблеманы хәл итү юлын таптык”, – диде һәм сыер асраучылар, асрарга җыенучылар өчен кызыклы яңалыклар турында сөйләде.

– Бүген инде көтүдә үгез йөргәндә дә (ул нинди генә яхшы үгез булмасын) уңай нәтиҗәгә ирешүне гарантияләп булмый, – диде ул. – Үгез үзе күп кенә йогышлы авырулар таратучы булырга мөмкин. Мәсәлән, лейкоз авыруын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International