Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы белән котлыйм! 9 май – барлык буыннар өчен иң кадерле бәйрәм. Анда һәр гаиләнең һәм һәр кешенең тарихи бите бар. Без фашизмның юлын тоткарлаган, кешелек тарихында иң канкойгыч сугышта Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган Ватаныбыз уллары һәм кызлары батырлыгы алдында баш иябез.
27 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә :
- көндез һәм кичен көчле көньяк-көнбатыш җиле 15-20 м/с (Казан шәһәрендә 18 м/с кадәр),
- көн азагында һәм кич көнбатыш районнарында яшен.
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
Татарстанда ел башыннан инвалидлыгы булган 2 985 граждан тернәкләндерүнең техник чараларын (ТСР) һәм протез-ортопедия эшләнмәләрен электрон сертификатлар ярдәмендә сатып алганнар. Бу максатларны тәэмин итүгә Социаль фонд бүлеге 233 миллион сумнан артык акча җибәрде.
2024 елның 7 маенда 18 сәгатьтән 8 маенда 18 сәгатькә кадәр
7 май кичендә, 8 май төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда:
көчле көньяк-көнбатыш җиле 15-20 м/с, локаль рәвештә 23 м/с (Казан шәһәрендә 15-20 м/с)кадәр;
яшен.
5 майда Арчаның үзәк стадионы һәм Казансу паркы территорисендә “Сәламәт Арча” проекты кысаларында спорт ориентлашуы буенча гаилә стартлары булып узды.Әлеге ярышларда 39 гаилә катнашты. Проект 2024 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы гранты хисабына тормышка ашырыла.
“Курса МТСы“, “Казанка“, “Ак барс“агрокомплексы“, “Игенче“ ширкәтләре чәчүгә чыкты
Быел районда язгы чәчүне “Курса МТСы“ ширкәте башлап җибәрде. 22 апрельдә Радик Сафиуллин, Надир Сафиуллин берьеллык үләннәр чәчүгә керештеләр. Басуларда 9 агрегат эшли иде, дым каплыйлар, күпьеллык үләннәр тукландыралар.
Арча шәһәре 2024 елда РФ Төзелеш министрлыгы үткәрә торган уңайлы шәһәр мохите конкурсында катнаша
Әзерләнгән проект Галактионов, Октябрь, Комсомол һәм Банк урамнарын эченә ала һәм “Тарихи квартал“ дип атала.
Арчаның 2нче мәктәбендә үзенчәлекле чара узды: укучылар инглиз телендәге конференциядә чит телне ни дәрәҗәдә белүен күрсәтте
“Минем туган төбәгем. Кешеләр, вакыйгалар, фактлар” дип исемләнгән конференциянең ачылышына 2нче мәктәп укучылары инглиз телендәге җырлар, шигырьләр, биюләр белән чыгышлар әзерләгән.
Узган шимбәдә үткән киңәшмәдә 2024 елның өч аенда терлекчелектәге эшкә йомгак ясадылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов нәтиҗәләрнең канәгатьләнерлек булуын билгеләп үтте.
Апрель башында “Сугышчан туганлык” оешмасы ветераннары махсус хәрби операция барган зонада булып кайтты.
Алар безнең районнан киткән солдатларга гуманитар йөк, адреслы посылкалар илтте.