Татарстанның 1043 гаиләсе ана капиталын балалар бакчасына түләүгә җибәргән. Мәктәпкәчә программалар буенча укырга акчаны дәүләт сертификаты алган бала туганнан соң ук, ягъни аның өч яшен көтеп тормыйча, җибәрергә мөмкин. Ата-аналар серптификат акчасын кече балага гына түгел, балалар бакчасына йөргән өлкән баланың укуы өчен дә юнәлтә ала.
Быел яз кояшка эш күп булыр инде, дип йөргәндә түбәләргә ашкан кар юкка да чыкты
Шунысы гаҗәп – язгы ташулар да булмады. Узган ел кар аз иде, әмма ярлар тулып акты.
Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә Арча шәһәрендәге балалар мәйданчыкларын сүтәләр, дигән хәбәрләр күзгә чалынды
Без чынбарлыкны ачыкларга теләп Арча шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗановага мөрәҗәгать иттек.
Арча районы прокуратурасы, Татарстан Республикасы прокуратурасы йөкләмәсе буенча, Арча районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә пес-тицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерде.
Коллективның язмышы җитәкчегә бәйле
“Арча МСОсы“ ширкәте җитәкчесе Зиннур Гарифуллин белән сөйләшеп утырганда “Арча АТПсы“ директоры Рүзәл Гәрәев килеп керде. Икесе дә районның легендар шәхесләре, нинди елларда да оешмаларын, коллективларын саклап кала алган җитәкчеләр.
Совет чорында балаларга хезмәт тәрбиясе бирүгә бик җитди карыйлар иде.
Өлкән сыйныфлар укучылары атнаның бер көнендә фермага эшкә бара, кызлар сыер сава, малайларга да эш җитәрлек. Арча бистәсендәге мәктәпләр укучылары җәйге каникулларда ике-өч атна Яңа Ключище авылындагы кирпеч заводында эшләде. Авыл балаларына эш болай да муеннан: язын колхоз бәрәңгесен аралау, җәйләрен колхоз басуларында печән җыю, көзен бәрәңге алу. Өйгә кайткач тагын күпме эш көтә...
“Арча хәбәрләре” газетасы редакциясендә 17 ел мөхәррир булып эшләгән Тәлгать Кави улы Гомәровка 70 яшь тулды
Юбилеен Арчаның бер зәвыклы ресторанында туганнары, дуслары, элеккеге хезмәттәшләре белән үткәрде. Бик күңелле булды.
Арчаның икенче номерлы мәктәбендә махсус хәрби операциягә багышланган чарада гражданлык бурычы, батырлык һәм героизм турында сөйләштеләр
Туган ил нәрсәдән башлана? Шул сорауга солдат аналары, хатыннары, туганнары, укытучылары, чакырылган хәрбиләр җавап табарга тырышты.
Район мәдәният идарәсе авыл җирлекләре арасында “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” рәвешендә уеннар оештыра
26 марттан 11 апрельгә кадәр Гаилә елына багышланган “Гаиләле ШТК” лигасының беренче туры узды.
Арча үзәк мәчете каршындагы дини курсларның Мөндеш бүлекчәсендә 13 шәкерт чыгарылыш имтиханын тапшырды.
Район мәчетләрендә җаваплы чор башланды. Дини курсларда белем алганнар имтиханнар биреп кулларына шаһәдәтнамә ала.