Республика программасы кысаларында үткәрелгән капиталь ремонттан соң, Урта Курса, Яңа Кырлай , Шушмабаш урта мәктәләренең азык-төлек блоглары файдалануга тапшырылды.
Утар Аты авыл җирлегенә кергән Субаш Аты һәм Югары Аты авылларында юллар төзекләндерү эшләре башкарылды.
11 нче август көнне Наласа урта мәктәбендә “Помоги первокласснику” акциясе буенча Бердәм Россия партиясе 1 нче класска керүче укучыларга портфельләр тапшырды.
Күп балалы Шерматовлар гаиләсенә яңа салынган йорт тапшыру максатыннан авыл халкына хәйрия бәйрәме – Сабантуй оештырылды
3 сентябрь көнне Носы авыл китапханәсендә «Террорчылыкка карша бергаләп» исемле китап күргәзмәсе оештырылды һәм «Әгәр куркынчы янаса ?!" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Нәрсә ул «Террор»?, "Террорчылык" нәрсә ул?, "Террорга каршы эшчәнлек" нәрсә ул?
Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне террорчылык кебек куркыныч күренешкә каршы көрәштә дәүләт һәм җәмгыятьнең бердәмлеген символлаштыра
Тамашачыларга заманча эстрада җырлары, шулай ук татар мәдәниятенең алтын милли фондыннан җырлар, төрле мәдәниятләрнең милли биюләре һәм тамашачыларның үзләре катнашында массакүләм татар милли уеннары тәкъдим ителде.
24 августта район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе булды.
Конференциядә район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының “Республика олимпиада үзәге” директоры Гөлнара Исламова катнашты.
24 августта Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Муниципаль идарә өлкәсенең иң яхшы хезмәткәре” һәм җирле үзидарә темасын массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртучы журналист эшләре республика бәйгесенә йомгак ясалды.
25 августка район хуҗалыкларында игеннәрнең 57,7 проценты җыйнап алынды.
“Казанка”, “Курса МТСы” ширкәтләре уракны тәмамлап киләләр. “Кишет”, “Аю” ширкәтләрендә әлегә 34-42 процент мәйданнардан җыйнап алынды.