Бүген, 5 октябрьдә, Арча халкы бушлай, аноним ВИЧ-тест уза ала.

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

"Җиңү өчен Тест. Янәшәдә ярдәм" Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге һәм "Яңа гасыр" хәйрия фонды белән берлектә Президент грантлары фонды акчасына гамәлгә ашырыла.

Тест-мобильләр Арча шәһәре, Совет мәйданы, 22 адресы буенча 10.00-14.00 сәгатьләрдә эшләячәк. Белгечләр бушлай ВИЧ-тест үткәрәчәкләр. Кирәк булса, кан басымын, пульс һәм канның кислород белән туену дәрәҗәсен үлчәп була.

89870058070 Адель телефоны буенча мөрәҗәгать итегез

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International