Безнең авылның Хәдичә апа яшен вакытында өй астына төшеп башына күәс чиләге каплап утыра торган булган. Яшеннән курыкмаган кеше юктыр да инде ул. Күрергә язмасын, күк күкрәгәндә яшен үз эшен эшләгән була инде.
– Иң рәхәте – кыш, – ди бер танышым. – Кар-буран да җәйге давыл кебек зыян сала алмый бит, яшенен әйткән дә юк.
Бер караганда, иң рәхәте җәй булырга тиеш бит инде аның. Әмма шушы ямьле җәй айларында безне күпме хәтәрлекләр сагалап тора. Кайсы гына газетаны ачма – кемнедер керпе, кемнедер сусар тешләгән, елан чаккан...
Менә монысы бигрәк тә кыргый хәл. Иркутск өлкәсендәге бер бистәдә йорт дуңгызы 62 яшьлек ирне үтерә. Ул бакчага кергән чучкаларны куып чыгармакчы була, ә берсе аңа ташлана һәм бот ите белән артериясен умырып өзә.
Туган ягыбыз кырларында урып-җыю эшләре бара, уңышны түкми-чәчми җыйнап алу өчен игенче-механизаторларыбыз ару-талуны белми хезмәт итә.
Һәр елны урып-җыю кампаниясе дәвамында районыбызның мәдәният хезмәткәрләре агитбригада төркеме булдырып, басу-кырларга, ындыр табагына концерт программалары белән чыга.
Арча Мәдәният йорты каршында эшләп килүче Расих Галимҗанов җитәкчелегендәге агитбригада үз эшен башлап җибәрде.
“Игенчегә игелек кылучыга, җырлар аша сәлам юллыйбыз” дигән программа белән сәнгать осталары “Яңарыш” хуҗалыгының Иске Чүриле авылы ындыр табагында эшләүчеләрне дәртле, моңлы җырлары белән ял иттерделәр.
Узган атнада Наласада Резеда һәм Айрат Зариповлар хуҗалыгында янгын булып, йорт-җирләре, каралты-куралары янып бетте.
Гөрләтеп яшәп, эшләп яткан гаилә санаулы гына минутлар эчендә урамда калды. Мондый вакытта изге күңелле кешеләр ярдәменә өметләнәсең. Бу мәкаләне дә шуны күз алдында тотып язабыз. Хуҗаларның үзләренә мөрәҗәгать итәргә йөрәксенмәдек, авыл җирлеге авылда булганның барысы турында да хәбәрдар була, дип Илфира Шакирова белән элемтәгә чыктык. Һәм ялгышмадык та.
– Йорт хуҗасы Айрат Мөндештә Төхвәтуллиннар оешмасында эшли. Резеда Наласа мәктәбендә инглиз теле укытучысы. Айратның әнисе дә аларда яши иде әле. Узган ел 97 яшенә җитеп коронавирус-тан вафат булды. Ике балалары бар. Фаязны районда бар да белә, көрәш буенча Россия чемпионы ул, – дип таныштырып китте авыл җирлеге башлыгы. – Тормышлары яхшы иде. Өйләренең кухня ягын тышлап, янкорма да эшләп куйдылар.
Күлтәс авылында “Бер күрешү – үзе бер гомер” дигән авыл көне үтте. Матур җәйләр җитү белән районыбыз авылларында яшәүче һәркем авыл бәйрәмнәрен сагынып көтеп ала. Кеше язмышлары очар кошлар язмышына тиң.
Бер туфракта аунап үскән, туган авыл күкрәгеннән типкән елга-суларын эчкән, бер сукмактан атлап киткән авыл балалары вакыт җиткәч тә таралыша. Инде күбесе туган авылына кунак булып кына кайта. Эчәр сулар, җыяр ризык читтә булганга бергә очрашып күрешүләр сирәк була шул. Бәйрәмнәр исә бөтен авылдашларны үзенә җыя, очраштыра, үткәннәр хакында җылы хисләр белән искә алырга мөмкинлек бирә.
5нче районара салым инспекциясенең бүлек мөдире Мөнир Шәйдуллин.
– Мөнир Әмирович, 2022 елның 1 июленнән Татарстан Республикасында яңа салым режимына күчү буенча эксперимент башланды. Бу яңа салым түләү системасы кемнәргә кагыла? Газета укучыларыбыз шул турыда аңлатуыгызны сорый.
–Бу салым түләүнең автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы (АУСН). Әлеге системадан штатында иң күбе биш кеше булган һәм еллык кереме 60 млн. сумнан артмаган, төп байлыгы 150 млн. сумга кадәрле оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр файдалана ала. Ул салым түләүче өчен автомат рәвештә касса һәм банк исәпләреннән салым күләмен билгели.
– Яңа салым режимына кайчан күчә алачаклар?
Кулдан алган товарда җитешсезлекләр килеп туа икән, кулланучы сатучыга дәгъва белдерергә хокуклымы?”
Җавапларны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина бирә.
– Мәсәлән, кулдан гражданинның автомобилен сатып алдыгыз, ди. Һәм ул гарантия срогы чыкмаган килеш ватыла. Бу очракта сез һәрвакыт гарантиядән файдалана аласыз, чөнки ул товарга кагыла.
2022 елның 23 августында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрә.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, ТР ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге, ТР Дәүләт торак инспекциясе, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, шулай ук "Татарстан Республикасының күпфатирлы йортлары белән идарә итүче оешмалар берлеге" вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.
Ел саен Министрлык «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты ярдәме белән «Өскә!» (алга таба – Конкурс) Республика конкурсын үткәрә. Конкурс Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары өчен идарәче кадрлар әзерләү һәм тәҗрибә туплау механизмын формалаштыруга юнәлдерелгән.
2022 елның 16 сентябренә кадәр конкурсның гаризалар кабул итү кампаниясе башланды. Катнашу өчен гаризалар Конкурс сайтында кабул ителә: http://www.rezervrt.ru/vverx/.
2022 елның 16 августында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Варфоломееваның гражданнарны бергәләп кабул итүе була.Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрдән«Skype» программасына республиканың муниципаль берәмлекләрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләрен кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак. Шәхси кабул итүгә мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.
Гаилә көне уңаеннан Субаш Аты авылында гомер кичерүче Исмәгыйлевлар гаиләсе районда үткәрелгән чарада катнашып кайттылар. Фердинант абый белән Сөембикә апа 50 ел иңне иңгә куеп гомер итәләр.