Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз арасында исемнәре батырлар исемлегенә кермәгәннәрнең язмышларын ачыклау эше дәвам итә.
Газета битләрендә һәм сайтыбызда Наласа, Апаз, Яңа Кенәр һәм Курса авыллары буенча сугышта катнашкан, ләкин теге яки бу сәбәп аркасында исемлеккә кермәгән каһарманнарның исемлеге бирелде һәм кайберләренең туганнары белән элемтә булдырылды.
Май башында башкарылган хезмәт райондашыбыз Венера Шәфигуллина барлап чыккан Яңа Кенәр җирлегендәге батырларның исемнәре тупланган дүрт төрле исемлектән гыйбарәт иде. Венера ханым белән әлеге исемлекләрдәге өч фронтовикның туганнары элемтәгә чыгып, бер гаилә белән очрашу бәхетенә ирештек.
Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча ТР ПРезиденты каршындагы вәкаләтле вәкиленең Арча районындагы ярдәмчесе Ленар Гайфуллин белән районда эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау һәм алдакчылар тозагына эләкмәү турына сөйләштек.
– Ленар Марсович, Сезне районда күбрәк “Эшмәкәрлек үзәге”нә нигез салучы һәм аның җитәкчесе, дип беләләр. Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкил ярдәмчесе буларак Сезнең эшегез нидән гыйбарәт?
Иске Ашыт мәдәният йорты хәзер ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, районның мактаулы гражданины, тыл ветераны Саяра Фәттерахманова исемен йөртәчәк.
Узган атнада биредә зур тантана булды – Саяра ханымның исемен мәңгеләштерү максатында мәдәният йорты стенасына мемориаль такта куелды.
Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Мәдәни ресурслар үзәгенең Стратегик үсеш һәм икътисад буенча директор урынбасары Әнзия Закирова, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мәдәни ресурслар үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина, Саяра Фәттерахманованың авылдашлары, аның белән бергә хезмәт юлы узган чордашлары катнашты.
Курса разъездында яшәүче 13 бала – 9 малай, 4 кыз (14 булган, берсе үлгән) анасы Гөлфирә Каюмова белән очрашу сүз белән генә аңлатып бетереп булмый торган тәэсирләр калдырды.
Тимер юл буенда ук урнашкан зур гына йортта яши бу гаилә. Кыйммәтле җиһазлар, затлы келәмнәр дә юк, әмма тынычлыгы, рәхәтлеге, хуҗабикәнең ачыклыгы белән бик бай һәм матур ул.
Очрашып биш минут үттеме икән, без Гөлфирә белән гомер буе аралашып йөргән танышлар кебек сөйләшеп киттек. Шуның кадәр җиңел булды аның белән. Ул кычкырып сөйләшә, аңа кушылып мин кимен куймыйм, зур зал сәгать ярым тирәсе шау килеп торды.
Беркөн Арча станциясендә яшәүче Гөлназ Галимова өендә булдым һәм бу нәфис кенә гәүдәле, “булдырам”, дип янып торган ханымга сокланып туя алмадым.
Некрасовча әйткәндә, чабып барган атны туктата торган ханым бу. Эшкә килгәндә, кулында ут уйната, шул хакта күңелен биреп, тәмләп, тәфсилләп сөйли белә, йөзеннән елмаю китми. Кыскасы, сәгатьтән артык үзенә генә каратып торды ул. Юк, сөйләме белән генә түгел. Аның тырышлыгына, булганлыгына, ару-талуны белмәвенә, ут борчасы кебек көннәр буе бакчада бөтерелүенә сокланып утырдым.
Бакчачылык белән шөгыльләнә Гөлназ. Белмәс идем дә, хезмәттәшем әйтте. Ул күп еллардан бирле Гөлназдан яшелчә үсентеләре ала икән. “Барган саен исем китеп кайта. Күпме хезмәт, ялсыз көннәр, йокысыз төннәр. Сокланам мин андый кешеләргә”, – диде.
Авылыбызда шундый шәхесләр яшәгәндә, Шушмабашыбыз әле чәчәк атар! Без, яшьләр дә, табигать сагында торган шундый олы йөрәкле кешеләрдән үрнәк алып, аларның дәвамчылары булып үсәргә тиешбез.
“Авылыбызның ямен, суын, тәмен беләм. Шуңа күрә сөям аны җаным-тәнем белән”, – дип шагыйрь сүзләре белән башлап китәм бу язмамны. Габдулла Тукай шигырь юлларын туган авылы Кушлавычка багышлаган булуына карамастан, бу сүзләр, минем өчен, нәкъ авылым Шушмабаш турында яңгырый сыман. Чөнки авылыбыз челтерәп аккан инеш-чишмәләргә бик бай. Аларның һәрберсе үз, чал тарихлы, серле, гүзәл. Шуларның берсе – “Габделхәй” чишмәсе.
Безгә Түбән Мәтәскәдән Нурзидә Гафиятуллина борчылып мөрәҗәгать итте.
– Түбән Мәтәскә авылына чишмәгә суга килүчеләр күп, – дип сөйләде ул. – Килсеннәр, суыннан файдалансыннар. Без моңа шат кына. Әмма ник чүпне чишмәгә суга килгән җирдә ташлап калдыралар?! Алар артыннан кем чүп җыярга тиеш?! Чүбеңне үзең белән ал. Юл уңаенда чүп контейнерына сал. Кыен эш түгел бит! Бүген Рузилә чишмәсе яныннан кызым белән чүп җыеп йөрдек. Адәм көлкесе! Чишмә янын пычрату бернинди кагыйдәгә дә сыймый. Тәртипле, аңлы булыйк. Гөнаһын кая куярсың...
Районда халыкның яшәү шартларын яхшырту өчен күп эшләр эшләнә. Авылыбызда федераль программа нигезендә спорт мәйданчыгы төзелү шуның бер мисалы. Хәсәншәех элек-электән батыр көрәшчеләре, гер күтәрү осталары белән дан тоткан авыл. Яшьләребез хоккей буенча алдынгылыкны бирми. Спорт сөйгән авылда мондый мәйданчыкка сорау зур иде.
Әлегә кадәр шәһәрләрдәге спорт мәйданчыкларына бик кызыгып кайта идек. Үткән ел бик уңайлы, иркен мәйданчык үзебезнең авыл уртасында пәйда булды. Мәйданчыкның урыны авыл үзәгендә булу, балалар, яшьләр, олылар өчен бик уңайлы. Балалар да, яшьләр дә рәхәтләнеп төрле уеннар уйный анда хәзер. Теләгән кешегә тренажерларда да шөгыльләнергә мөмкинлек бар.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте филиалы “Арча мәгълүмат үзәге” җитәкчесе Исрафил Насыйбуллинга “Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Җитәкчебез әлеге исем белән массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен бүләкләнде.
“Арча хәбәрләре” (“Арский вестник”) газетасы һәм “Арча” радиосы редакциясе җитәкчебезне ихлас күңелебездән котлыйбыз.
“Бу бүләкнең, мактаулы исемнең 99 проценты сезнең хезмәт нәтиҗәсе. Рәхмәт сезгә! Әгәр бүлеп булса, һәрберегезгә өлеш чыгарыр идем”, – диде Исрафил Рәхмәтуллович.
Транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм моның өчен административ җәзага тартылган яисә шундый гамәлләр өчен хөкем ителгән кешегә карата транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җинаять җаваплылыгы кертелде.
2022 елның 14 июлендәге “Россия Федерациясе Җинаять кодексына һәм Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексының 31нче һәм 150нче маддәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы 258нче номерлы Федераль закон белән РФ Җинаять кодексы транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм моның өчен административ җәзага тартылган яисә шундый гамәлләр өчен хөкем ителгән кешегә карата транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җинаять җаваплылыгы билгели торган 264.3 маддәсе белән тулыландырылды.