Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен hәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән берлектә «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясендә «TATAP СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү бара.
Бәйгенең максаты — татар телен, әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү hәм саклау, татар классик язучыларының әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбиятына haм мәдәниятенә кызыксыну уяту.
Катнашучыларны күбрәк җәлеп иту максатыннан «TATAP СҮЗЕ» бәйгесе турында тулырак мәгълүматны haм аның нигезләмәсен сайт, социаль челтәрләр аша таратуда Сездән ярдәм сорыйбыз.
Кушымта: «TATAP СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесен үткәрү турында нигезләмә, татар телендә, 6 биттә