Дәрестән тыш эшчәнлек вакытында Носы төп белем бирү мәктәбе укучылары балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә басылып чыга торган газета һәм журналларга күзәтү ясадылар.

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

Көндәлек матбугат басмалары белән танышып бару укучыларны татар әдәби теленә игътибарлы һәм сак булырга өйрәтә, һәр сүзнең мәгънәсен белеп, урынлы һәм дөрес куллануның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын төшендерә. Шулай ук аларның күзәтүчәнлекләрен үстерә, аралашучан һәм җор телле булырга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International