ЭКА хәрәкәте Бөтенроссия урман волонтерлары форумында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлады. Эксперт жюри сайлаган иң яхшы 100 урман инициативасы вәкилләре 2022 елның декабрендә Мәскәүдә очрашачак. Алар урман волонтерлыгы өлкәсендәге белемнәрен һәм күнекмәләрен арттырачак, эш тәҗрибәсе белән уртаклашачак һәм урманнарны саклау өчен көрәшүче төбәкара җәмгыять активын формалаштырачак.
Форумда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге урман волонтерлары, фәнни хезмәткәрләр, шулай ук 2021-2022 елларда урман территорияләрен саклауга һәм торгызуга өлеш керткән волонтерлар берләшмәләре һәм коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре катнаша ала.
Конкурсның сайлап алу этабында катнашу өчен 2022 елның 15 ноябренә кадәр үзегезнең урман проекты яки урман волонтерлыгы өлкәсендәге казанышлар турында сөйләргә, lesnoyforum.info сайтында кыска анкета тутырырга кирәк.
20 ноябрьдә эксперт жюри иң яхшы 100 инициативаны сайлый.
Җиңүчеләр яшәү, туклану, белем алу һәм күңел ачу программаларын үз эченә алган Бөтенроссия урман волонтерлары форумына юллама алачаклар. Оештыручылар форумда катнашучыларның транспорт чыгымнарын өлешчә компенсациялиләр.
Бөтенроссия урман волонтерлары форумы 3-4 декабрьдә узачак. Катнашучыларны 4 төп тема көтә: янгын сүндерү, урманнарны торгызу, туризм һәм урманны саклау. Теоретик блоклар практик биремнәр белән ныгытылачак, ә укыту программасы осталык дәресләре һәм экскурсияләр белән үрелеп барачак. Форумның лекторлары-янгынга каршы көрәш вәкилләре, урманнарны торгызу буенча Бөтенроссия сервисы координаторлары, экологик оешмалар җитәкчеләре, урман хуҗалыгы өлкәсендәге экспертлар һәм аеруча сакланулы табигать территорияләре белән шөгыльләнүче дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре.
Форум сайты: lesnoyforum.info.
Бөтенроссия урман волонтерлары форумы Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның (Росмолодежь) гранты ярдәмендә ЭКА хәрәкәтенең «Урман утырт» проекты белән оештырыла.
"Күпчелек россиялеләр урман байлыгын саклауга көч һәм вакыт сарыф итәргә әзер. Ләкин аларның урман волонтерлыгының төп принциплары һәм технологияләре турында белемнәре аз. Без бу кимчелекләрне бетерү, кызыксынган кешеләргә файдалы белем һәм күнекмәләр, урманнарны саклау өчен көрәшүче регионара инициативалар бердәмлеген булдыру өчен форум үткәрәбез. Бу юнәлештә адым ясаучыларны үзләре турында белдерергә һәм Бөтенроссия чарасында катнашу мөмкинлеге алырга чакырабыз", - ди Бөтенроссия урман волонтерлары форумы координаторы Николаева Лидия.
БЕЛЕШМӘ:
"Урман утырт" - 2015 елдан бирле гамәлдә булган урманнарны торгызу өчен Эка хәрәкәтенең акча җыю платформасы. Җиде ел эчендә проект һәм волонтерлар көче белән Россиянең 52 төбәгендә 3 миллионнан артык агач утыртылды. Платформа сайты: posadiles.ru.
ЭКА хәрәкәте-регионара экологик иҗтимагый оешма, ул 2010 елдан бирле эшли. Хәрәкәт мөмкин кадәр күбрәк кешене экологик зыянны киметү һәм табигатькә сак караш формалаштыру максатыннан массакүләм экологик агарту белән шөгыльләнә. Эка эше юнәлешләре арасында-балаларга, яшьләргә һәм өлкәннәргә экологик белем бирү буенча масштаблы программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру; гражданнарның экологик хокукларын яклау; урманнарны торгызу һәм башкалар. Оештыру турында тулырак: ecamir.ru.
ММЧ өчен контакт
Николаева Лидия, Бөтенроссия урман волонтерлары форумы координаторы
Тел.: +7 (964) 584 28 69, e-mail: l.haot@eca-planet.com