Татарстан Республикасы граждан җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлеше өчен премия бирү комитеты конкурс башлану турында игълан итә

2022 елның 16 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы граждан җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлеше өчен премия бирү комитеты Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясенә конкурс башлану турында игълан итте. Гаризалар 2022 елның 29 сентябренә кадәр кабул ителә. Премиягә дәгъва итүчене тәкъдим итү Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары каршындагы Иҗтимагый советлар, Татарстан Республикасының тиешле муниципаль берәмлекләрендә оештырылган Иҗтимагый советлар тарафыннан башкарыла.

Премия турында нигезләмә һәм барлык кирәкле мәгълүмат Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының рәсми сайтында урнаштырылган (https://oprt.tatarstan.ru/premiya-prezidenta-respubliki-tatarstan-za-vklad.htm).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International