2022 елның 23 сентябреннән 2023 елның 30 апреленә кадәр «Үзенчәлекле баланы ничек үстерергә?» проекты гамәлгә ашырылачак

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Проектның төп бурычы - беренче тапкыр «Аутистик спектр бозылу» диагнозы куелган балалы ата-аналарга мәгълүмати ярдәм күрсәтү. Проектны «Татнефть» ГАҖ гранты акчаларын җәлеп итеп, «Халыкның ярдәмгә мохтаҗ катламнарын яклау» номинациясе буенча  «Үзенчәлекле балалар. Татарстан» АНО  гамәлгә ашырачак. Проект 3 этапта тормышка ашырылачак: 2022 елның 23 сентябрендә «Аутистик спектр бозылган балалары булган гаиләләрнең хокукларны яклау һәм дәүләт ярдәме, аутистик спектр бозылу белән авыручы балаларны социаль һәм гигиена күнекмәләренә өйрәтү ысуллары» темасы буенча программада катнашучылар өчен онлайн-семинар. Семинар Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре һ. б. катнашында үткәрелә. 01.04.2023 - 30.04.2023 - Татарстан Республикасының эре шәһәрләрендә: Казан, Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә белгечләрнең күчмә гамәли семинарлары һәм консультацияләре (һәр шәһәрдә 2 көн). 01.04.2023 -30.04.2023 - Әлмәт, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә кабаттан гамәли семинарлар һәм консультацияләр. Үз-үзеңне тотышны гамәли анализлау буенча күчмә семинарларны квалификацияле белгечләр, психиатр үткәрәчәк. 300дән артык ата-анага үзенчәлекле балаларга нәтиҗәле ярдәм күрсәтү, белгечләргә һәм дәүләт органнарына ярдәм итү турында төгәл тәкъдимнәр белән тәэмин итү планлаштырыла, проект аутизм мәсьәләләре буенча ышанычлы белгечләргә, махсус гаиләләргә ярдәм итүче коммерциячел булмаган оешмалар үсешенә өстәмә этәргеч бирәчәк, шулай ук дәүләт хакимияте белән конструктив диалогка ярдәм итәчәк.

 Катнашу өчен 2021 һәм 2022 елларда «Аутизм спектры бозылу» диагнозы куелган балаларның ата-аналары чакырыла. Семинарларда катнашу бушлай. Тулырак программаның 1,2 нче  кушымталарында. Проектта катнашу өчен ата аналарга https://forms.gle/UwAi84U9YHWyc9wD7 форманы тутырырга киңәш ителә.

«Үзенчәлекле балалар. Татарстан» АНО элемтәдәге зат: Хәлилова Гөлшат,+79872197770.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International