ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2025 ел
дүшәмбе

Арчадан Руслан Әһлиев волонтер булып Кара диңгез яр буйларын чистартуга үз өлешен кертү максаты белән шул якларга юл тотты. 

Узган елның декабрендә мазут белән танкерлар батты. Мазут Кара диңгезгә эләкте, дулкыннар аны кисәкләп яр буена атты, кошлар, дельфиннар үлә башлады.

Бу хәл кешеләрне битараф калдырмады. Россиянең төрле почмакларыннан волонтерлар Кара диңгез ярында урнашкан шәһәрләргә агылды. Безнең тынгы белмәс Руслан да тыныч кына читтә кала алмады. Җыенды да, волонтер буларак, бу елның гыйнвар ахырында экологик катастрофа булган урынга китте. Озак та үтми без аның белән элемтәгә чыктык.

Туган йорт, туган җир – алар өчен бик кадерле

Ильяс Фәттахов

“Курса МТСы“ ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов үз кешеләренең кадерен белә.

Хисап җыелышында бүләкләү өлеше үзе бер тамашага әверелә. Югары Курса авылында бер йортта өч буын булып  яшәүче Хәбибуллиннар белән очрашуга чакыруы да әнә шул хөрмәтнең дәвамы иде: “Андый гаиләләр районда гына түгел, республикада да бармы икән!“ – диде ул.

Сүзем 8 март – хатын-кызлар көне уңаеннан Айван авылының бүгенге актив хатын-кызлары турында.

Алар: Айван  мәдәният йорты җитәкчесе Рәмзия Миннәшәева, китапханә мөдире Гөлнар Шәмсетдинова, район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре Светлана Хаҗиева, Лилия Мангуткина, Арчаның 2нче мәктәбе укытучысы Гөлнара Гыйниятуллина, педагог Резидә Газизова. Бу исемлекне тагын да дәвам итеп була. Аларның үзләренең гармунчылары да бар – Ленар Биктимеров. Ленар шигырьләр яза. Ә Светлана Хаҗиева шул шигырьләрне көйгә сала. Афәрин дими, ни дисең инде аларга!

 

Арча мәдәният йортында Ватанны саклаучыларга багышланган  мәгариф учреждениеләре каршында эшләп килүче театраль коллективлар бәйгесенең  бүләкләү тантанасы узды

... Ирен махсус хәрби операциягә озаткан хатын көн дә таң атканда чишмә янына төшеп, Аллаһтан елый-елый аның исән-сау туган якларына кайтуын сорый.

Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды

Гөлсинә Зәкиева

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов аларның өйләрендә булды, күкрәкләренә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” медальләре такты, хәлләрен сорашты, теләкләрен әйтте.

Гөлнур Миннебаева

20 февральдә Арча педагогия көллиятендә республикада 2017 елдан эшләп килүче “Игелекле Казан” волонтерлык оешмасы “Игелек дәресләре” уздырды.

Проектны гамәлгә ашыру чорында “Игелекле Казан” волонтерлары куратор Динара Әхмәдуллина белән берлектә дәресләрне моңарчы Казан шәһәре мәктәпләрендә генә үткәргән булса, быелдан районнар буйлап йөри башладылар. Беренче итеп алар Арча районын сайлый һәм педагогия көллияте студентлары белән очраша.

Румия Надршина

8 март алдыннан хатын-кызлар турында гына язасы килә.

Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) үткәргән чаңгы ярышында катнашкан хатын-кызларның җитезлегенә сокланып карап тордык. Ярышлар икегә бүленеп, 40 яшькә кадәрле һәм яше 40тан узган хатын-кызлар, ир-егетләр арасында уздырылды. 47 башлангыч профсоюз оешмасыннан 182 кеше ярышты. Иң башта 40 яшькә кадәрле хатын-кызлар тезелеп басты.

Техниканы төзек хәлдә тотуның мөһимлегенә җитди карарга кирәк

Ильяс Фәттахов

Әңгәмәдәшебез “Гостехнадзор“ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Г.Г.Касыймов

– Габделхак Габделфәртович, сез семинарларда, киңәшмәләрдә техниканы төзек тотуның мөһимлеге турында бик үтемле итеп аңлатасыз. Бу мәсьәләдә безнең районда эшләр ничек тора?

Арча стадионында Фәнил Гарәфиев истәлегенә чаңгы ярышлары узды

Гөлсинә Зәкиева

Арчадан гына түгел, хәтта күрше Теләче, Балтач, Әтнә районнарыннан да спортчылар бу көнне чаңгы юлына басты.

Кызганыч, бик иртә арабыздан китте Фәнил Гарәфиев. Тик районыбыз өчен аның җуелмас эзе калды. Арчадагы ул оештырган, җитәкчелек иткән, югары баскычка күтәргән “АрскМеталл” ширкәте бүген дә сафта. Фәнил Гарәфиев хәйрия эшләрендә актив катнашучы буларак та хәтергә кереп калды. Аның эшен генә түгел, изге гамәлләрен дә хатыны Лилия ханым, улы Фәнис һәм кызы Алсу дәвам итә. Гарәфиевлар гаиләсе бу ярышны уздыруга елдагыча быел да күп көч куйды.

26 февраль көнне Арча районына җирлегебездә туып үскән танылган иҗат әһелләре җыелды. 

Рифат Җамал, Риман Гыйлемханов, Гүзәл Әдһәм, Вакыйф Нуриев, Наилә Ахунова, Гәүһәр Хәсәнова, Гөлчирә Нәҗметдинова, Зиннур Тимергалиев – төрле өлкәләрдә иҗат итүче язучылар. Яңа Кенәр, Казанбаш, Сеҗе, Утар Аты, Түбән Мәтәскә мәктәбе укучылары һәм укытучылары әлеге шәхесләр белән күрешү бәхетенә иреште.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International