ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2021 ел
җомга

“Демография” илкүләм проектның “Өлкән буын” Федераль проекты кысаларында районда 2019 елдан бирле озак вакытлы карау системасы эшләп килә.

Узган атнада медицина хезмәткәрләренә шифаханәләргә юлламалар тапшырылды. Алар озак еллар сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эшләгән, 65 яшьтән өлкәнрәк булган, ковид белән авырып та “Рәхмәт, доктор” акциясе кысаларында бернинди түләүләр алмаган табиблар һәм шәфкать туташларына ковидтан соң тернәкләнү өчен бирелде.

Яңа Кырлай авылында мондые булганы юк иде әле, дигән хәбәр килеп иреште безгә.

Яңа Кырлай мәдәният йорты җитәкчесе Ранил Гарипов белән элемтәгә чыктык.

Ташламалы әйберне карап алырга кирәк. Аны бит көчләп бирмиләр.

– Кибетләрдә товарларга ташлама ясау модада хәзер, – дип шалтыратты бер ханым. – Кибеткә керсәк, үзебез дә кайсы товарга ташлама бар – шуны гына карап йөрибез.

26 мартта “Арча-Арена” Боз сараенда күңелле вакыйга булды.

Татарстан Республикасы хоккей федерациясе Арча районының 2015, 2016 елларда туган 39 малаена хоккей уйнау өчен киемнәр бүләк итте. Әлеге бүләкләрне район башлыгы Илшат Нуриев, федерация вәкиле Артур Садриев тапшырды.

РФ Хезмәт кодексының 136нчы маддәсе нигезендә, барлык эш бирүчеләр хезмәткәргә хезмәт хакы бирү көнендә үк исәпләнгән һәм тотылган суммалар турында мәгълүмат бирергә бурычлы.

–Нинди хәл ул: теләсә кайда белдерү ябыштыралар. Автобус тукталышларын матурладылар, чүп контейнерлары тирәсен яңартып торалар. Киләләр дә теләсә кая белдерү ябыштыралар. Соңыннан кубарып та алмыйлар. Ул белдерүләр яртылаш ертылып, җилфердәп, тирә-юньне ямьсезләп торалар. Тәртип булырга тиештер бит инде?! – дип редакциягә мөрәҗәгать иттеләр.


1
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

“Кызыл Яр” ширкәтендә бүгеннән үк язгы кыр эшләренә керешергә әзерләр.

“Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инспектор-инженеры Габделхак Касыймов кыр эшләренә катнашачак техниканы җентекләп тикшереп чыккач әнә шундый бәя бирде. Җитәкчеләр, белгечләр, механизаторларның тырышлыгы, җаваплы карашы нәтиҗәсе бу. Төзәтелгән тракторлар, арбаларны буяп бер рәткә тезеп куйганнар – һәркайсы бүген заводтан гына чыккан кебек.

– Элек-электән бу хуҗалыкта техникага шундый караш яшәп килә, – диде Г.Касыймов. – График буенча мондый техник карауларны һәр хуҗалыкта үткәреп чыгачакбыз. Басуда техник карау үткәрелмәгән техника эшләргә тиеш түгел!

Узган атнада Арча шәһәрендә урнашкан “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә пресс-тур узды. Без, матбугат чаралары хезмәткәрләре, биредәге эшчәнлек белән таныштык.

Арча районындагы “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре

чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге 1999 елдан бирле эшли.

Бинада балалар өчен ике йокы бүлмәсе, логопед-психолог, музыка, социаль җайлашу һәм медицина кабинетлары бар. Үзәк стационар һәм ярымстационар  булып санала, 35 урынга исәпләнгән. Бирегә Татарстанның төрле районнарында яшәүче балалар һәм яшүсмерләр килеп шөгыльләнә һәм дәвалана. “Өмет чаткысы” җитәкчесе Фәния Шакирова әйтүенчә, бүгенге көндә Арча, Теләче, Биектау, Әтнә районнарыннан килүче 31 бала бар. Алар белән югары квалификацияле белгечләр эшли. “Үзәктәге һәр кабинет та балаларны тернәкләндерү өчен кирәкле җайланмалар белән җиһазланган. Менә инде өченче ел рәттән “Уңайлы мохит” федераль программасы буенча  ярдәмлекләр, җиһазлар алынды”, – дип уртаклашты ул.

Олег Болдов рус милләтеннән, әмма татар телен су кебек эчә.

“Ничек инде мин Татарстанда яшәп татар телен белмәскә тиеш”, – ди ул.

Гөлсинә Зәкиева

“Водоканал–Сервис” ширкәтендә тәэмин итү буенча директор урынбасары булып эшли Олег Дмитриевич. Һаман юлда. Ерак сәфәрләргә дә чыгып китәргә, төрле милләт кешеләре белән дә аралашырга туры килә аңа.

Кайбер чит төбәкләрдәге татарларның татарча белмәвенә аптыраган кебек, шул ук татарлар аның рус милләтеннән булуына карамастан, татарча яхшы сөйләшүенә, хәтта телефонда СМС-хәбәрләрне дә татар телендә язуына аптырыйлар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International