Язгы-җәйге вакыт ул янгыннар чыгу куркынычы зур булган чор.
Шәһәр, авылларда, урманнарда, агачлыкларда, коры елга, чокырларда коры үлән, камыш, чүп-чар, көнкүреш калдыклары, камыл, салам, коры агачлар, бура калдыклары һәм башка янучан әйберләрне яндыру тыела.
Бүген Арча районы мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында көн гадәти булмаган төстә башланды. Иртәдән алар «Иртәнге подзарядка» район онлайн флешмобына кушылды. Әлеге спорт акциясе белән Арча районында ел саен 7 апрельдә үткәрелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләп утелде.
Бал кортлары – табигать могҗизасы.
Әлеге бөҗәкләрнең адәм баласы өчен файдасы санап бетергесез.
Бал җитмеш төрле авырудан дәва, диләр. Моңа әле умартачылык продуктлары – тома балавыз, чыршын, ана корт сөте һ.б. өстәргә кирәк.
Район Советының закончалык, җәмәгатьчелек тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссия утырышы Шушмабаш авыл җирлегендә үтте.
Кай арада үсә бу көрәшче малайлар?!
Әле кайчан гына Лесхоздан Шамил Шәймуллин җиңелгәч, гарьләнеп елаган иде. Хәзер инде үскән, ныгыган, үзен лаеклы тота.
Йорт, бина диварларында, баганаларда төрле язулар күрергә мөмкин. Алар арасында наркотиклар сатылу турындагылары да күзгә чагыла.
Арчабызда тагын ике спорт корылмасы төзеләчәк. 3 апрельдә мини-футбол турнирын ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев шулай дип белдерде.
2021 елның 9 апрелендә Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, шулай ук Медик-социаль экспертиза баш бюросының Татарстан Республикасы буенча вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәкләр.
2021 елның 2 апрелендә «Укучылар сарае» базасында белем бирү учреждениеләре укучылары арасында спорт туризмы (Залинг) буенча Арча муниципаль районының ачык беренчелеге булып узды.
Ярышларда Кукмара муниципаль районы, Балтач муниципаль районы, Яшел Үзән муниципаль районы һәм Арча муниципаль районы туристлары катнашты. Ярышларда барлыгы 64 кеше катнашты.
“Безнең мәктәпне ябалар, бүген шул мәсьәләгә багышлап җыелыш үткәрәләр, сез дә катнашсагыз әйбәт булыр иде”, – дип шалтыраттылар.
Әлеге хәбәргә башта ук ышанып бетәсе килмәгән иде. Әмма җилсез яфрак селкенми, диләр. Димәк, халык борчыла икән, монда ни дә булса бар.