Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Россия шәхси эшмәкәрләре көне белән котлыйм!
Үз эшеңне оештыру һәм аны үстерү кешедән ныклы характер таләп итә. Кагыйдә буларак, бу юлны кыю, инициативалы һәм үз көченә ышанган кешеләр сайлый. Икътисадта үз урыныңны табу һәм ныклы адымнар ясау- хөрмәткә лаеклы талант һәм зур хезмәт нәтиҗәсе. Бизнесыгызны үстереп, сез район халкы тормышын уңайлырак итәсез: яңа эш урыннары булдырасыз, заманча технологияләр кертәсез, базарны товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр белән баетасыз. Сезнең эшчәнлек муниципаль район бюджетын тулыландыра, мөһим проблемаларны хәл итәргә булыша. Сез -хәйрия акцияләрендә актив катнашучылар.
Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезгә шәһәр һәм район чараларын үткәрүдә ярдәм күрсәтүегез, үзара хезмәттәшлек итүегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Сезгә иминлек, бизнесыгызның чәчәк атуын һәм яңа проектлар һәм идеяләрне тормышка ашыруда уңышлар телим. Эшмәкәрлек эшчәнлеге сез көткән нәтиҗәләргә китерсен. Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, ышанычлы партнерлар, тотрыклы керем, отышлы килешүләр, уңышлар һәм җиңүләр юлдаш булсын!
Арча муниципаль районы башлыгы И.Г. Нуриев