Руль артына утыра алмаячак

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Арча районы прокуратурасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендәге законнар таләпләренең үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында Арча районында яшәүче 33 яшьлек  Артур Ефимовның нарколог табибында “зыянлы нәтиҗәләр белән наркотик матдәләрне һәлакәтле куллану” диагнозы белән исәптә торуы ачыкланды. Ә ул 2013 елдан бирле “В” категорияле транспорт чаралары белән идарә итү хокукына ия.

Гамәлдәге законнар буенча, алкоголизм, наркомания һәм токсикомания транспорт чаралары белән идарә итәргә ярамаган медицина күрсәтмәләре исемлегенә керә.

“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында”гы Федераль законның 28нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә, мәҗбүри медицина тикшерүе үткәргәндә ачыкланган транспорт чаралары белән идарә итүгә каршы килә торган нәтиҗәләр дә транспорт чаралары белән идарә итү хокукын туктатуга нигез булып тора.

Закон әлеге авырулар булганда югары куркыныч чыганагы белән бәйле эшчәнлекне алып бару авыруның ышанычлы бетеп торуы, шулай ук дәваланганнан һәм исәптән төшерелгән очракларда гына рөхсәт ителүенә аеруча басым ясый.

Әлеге гражданинда йөртү таныклыгы саклану юл-транспорт һәлакәтләре ясалу һәм юл хәрәкәтендә башка катнашучыларның тормышына һәм сәламәтлегенә зыян килү куркынычы тудыра.

11 майда Арча район суды карары белән прокуратура таләпләре канәгатьләндерелде.

Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Радик Хәбибуллин,

Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International