2021 елның 18 маенда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы яшьләрне торак белән тәэмин итү буенча турыдан-туры эфир үткәрде. Аның кысаларында Татарстанда гамәлдә булган программалар һәм яшьләргә үз торакларын сатып алуда дәүләт ярдәме проектлары, документлар җыю буенча инструкцияләр, исәпкә кую, торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәменең кулай механизмын сайлау мөмкинлеге турында сөйләнде.
Сылтама: YouTube www.youtube.com/МинистерствоПоДеламМолодежиРТ