ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2020 ел
җомга

РФ Гражданлык процессуаль кодексы һәм РФ административ суд башкаруы кодексы судларда вәкилләргә таләпләр билгели.


27
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы агроиминләшгтерү механизмын алга таба үстерү максатларында «Авыл хуҗалыгы иминләштерүе өлкәсендә дәүләт ярдәме турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында проект эшләгән.


26
август, 2020 ел
чәршәмбе

Шундый матур җирдә яшәү үзе зур бәхет! Шундый матур җирдә яшәү үзе зур бәхет!

Беркөн Арчада туган телне саклау һәм үстерүгә багышланган зона семинары булды. Анда 11 районнан килгәннәр иде. Кунакларның кайберләре белән аралашырга туры килде.

Яңгырлар урып-җыюны бераз тоткарласа да, бик кирәкле һәм вакытлы иде алар

Чөнки көзге чәчү бара, күпъеллык үләннәр, бәрәңге өчен дә дым артык түгел.

Күпфатирлы йортлар белән беррәттән, ишегалларында балалар мәйданчыклары да барлыкка килә.

Бу балалар өчен дә, ата-аналар өчен дә бик уңай. Йорт тирәсеннән ерак китмичә генә уйныйлар, ә әти-әниләр күз-колак булып тора алалар.

Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калды.Тиздән районыбыз мәктәпләре үзләренең ишекләрен ачар. Гадәттәгечә, август киңәшмәсе алдыннан без район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәммәдияровка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Узган уку елы ничек тәмамланды? Яңа уку елында алда нинди бурычлар тора? Менә шул хакта әңгәмә кордык.

Ришвәт – дәүләт хезмәтендәге кешенең законсыз гамәлләре өчен акча яки акчалата булмаган байлык, уңайлыклар алуы.


25
август, 2020 ел
сишәмбе

Татарстанның күп кенә бакчачылары соңгы елларда виноград үстерә башлады. Әмма күпчелек очракта безнең шартларда ул өлгерми кала яки җимешләре әчкелтем була. Татарстанда татлы виноград үстерү - бөтен бер фән. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәҗрибәле виноградчылар белән бергә киңәшләр язмалары сериясен дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, конкурс башлану турында 1 августта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр иткән иде.


24
август, 2020 ел
дүшәмбе

2 сентябрьдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы булачак, анда ведомствоның 2019 елгы эш нәтиҗәләре каралачак һәм 2020 елга стратегик бурычлар билгеләнәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International