Газета тормышында хәбәрчеләребез язмалары бик тә әһәмиятле, алар булып торсыннар!
Юбилей уңаеннан
Румия Надршина, хатлар бүлеге мөхәррире
Газетабызның 90 еллыгы. Уйланып утырам: сүзне нәрсәдән башларга? Уйларымны телефон бозды. Чөмә-Елгадан Фирдия апа Гафиятова шалтырата. Безнең актив хәбәрчебез. “Мин Арчада. Юбилеегыз белән котлап, рәхмәт хаты, җир җиләге, кош теле пешереп алып килдем”, – диде ул һәрвакыттагыча көр тавыш белән. Хезмәттәшебез Ильяс абый Фирдия апаны каршы алырга чыгып китте...
Фирдия апа редакциягә менеп тормады. Өченче кат бит! Кызлар мәш килеп чәй әзерләргә тотынды. Ә минем алда Фирдия апа язган хат.
Юбилеегыз белән!
“Хөрмәтле “Арча хәбәрләре” хезмәткәрләре, журналистлар, олуг юбилеегыз белән чын күңелемнән котлыйм! – дип яза Фирдия апа Гафиятова. – Барчагызга исәнлек, җан тынычлыгы, кайгысыз көннәр телим. Бөек үрләр яулагыз! Гәҗитләргә халкымнан матур хәбәрләр килеп торсын.
Гәҗит килгәнен бабаем белән түземсезләнеп көтеп алабыз. Ильяс Сәхаповичның сөлге буе язмаларын рәхәтләнеп укыйбыз. Ничек башында саклана, ничек куллары армый ул баланың, исем-акылым китә. Молодец!
Румия Надршина мәка-ләләрен, гомумән, барысының да язмаларын кызыксынып укыйбыз. Ни кызганыч, газета өләшүнең генә рәте китте.
“Арча хәбәрләре” гәҗите хатларымны бастырып, мине халыкка танытты, дәрәҗәмне күтәрде. Редакция хезмәткәрләренә рәхмәтем чиксез. Мине шатландырган өчен Аллаһы Тәгалә сезне зурласын. Сез миңа яшәргә көч-куәт бирдегез, мине канатландырдыгыз.
Арча редакциясендә ачык йөзле хатын-кызлар, ир-егетләр эшли. Кайчан килсәң дә, елмаеп каршы алалар. Тормыш булгач, төрле вакыт була. Ә сезнең йөзегездә нур чаткысы, рәхмәт сезгә балалар, үз яхшылыгыгыз үзегезгә кайтсын.
Моңга сарылып шигырь язам,
“Арча хәбәрләре”нә!
Чиксез бәхет-шатлык телим
Гәҗит эшчәннәренә!
Сезне хөрмәт итеп, яратып, Чөмә-Елгадан Бәдертдин кызы Фирдия.”
Редакциягә шалтыраттылар
...Бүлмәгә җир җиләге исе таралды. Җәй исе. Фирдия апа җиләге белән чәй эчә-эчә актив хәбәрчеләребезне барлыйм. Шулвакыт Ашытбаштан шалтыраттылар. “Соравым сугышта хәбәрсез югалганнар буенча иде, Резедә булам, – диде шалтыратучы ханым. – Иремнең әтисенең абыйсы Хәлимов Фәрит Хәлим улы сугышта хәбәрсез югалган. Фәрит абый табылган бит! Бу хәбәр сезнең газета сайтында басылып чыкты. Хәзер безгә нишләргә?” Без Резедә ханымның телефон номерларын язып алдык. Документлар кайткач, Резедә ханым гаиләсенә хәбәр итәчәкбез. Татарстанның “Хәрби Дан” клубы ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов рәсми документларны хәбәрсез югалганнарның туганнарына үзе тапшырачак. Резедә ханым редакциягә бик рәхмәтле булды. “Алар бер анадан өч ул сугышка киткән, – дип сөйләде ул. – Берсе генә – ирем Нәкыйпнең әтисе Хәмит кенә исән кайта. Кайнатам абыйсы Фәритне бик көтте. Ул югалырга тиеш түгел иде, дия иде. Фәрит абыйны врач иде, диләр. Сугышта да ул офицер булган”.
Өстәлдә конверт ята. Актив хәбәрчебез Шурабаштан Федор Антипов хаты. Почта белән килгән.
Өйгә килеп котладылар
“Арча хәбәрләре” газетасына язма. Язманы үзегез килештереп язарсыз. Арчаның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы коллективы (җитәкчесе Эльвира Сабирова) ветераннарга Өлкәннәр көне уңаеннан зур итеп күчтәнәч әзерләгәннәр. Яңа Кенәр авылы җирлегенең Шурабаштагы урынбасары Мансур Нигъмәтуллин һәм Шурабаш китапханәсе мөдире Зөлфия Хәйретдинова өйгә килеп, хәлләрне сорашып, күчтәнәчне тантаналы төстә тапшырдылар, фотога да төшерделәр. Газета аша мин аларга ветераннар исеменнән олы рәхмәтемне белдерәм һәм эшләрендә уңышлар, исәнлек-саулык телим.
Федор Антипов. Шурабаш.
Редакциягә хатлар нигездә электрон почта (arvestnik@yandex.ru) аша килә. Почтаны ачуга Түбән Аты мәктәбе укытучысы Зөлфия Хәмидуллина җибәргән 6нчы сыйныф укучылары хатларына күз төште. Зөлфия ханым безгә укучылар хатларын җибәргәләп тора. Инсаф Шәмсетдинов хатын бергәләп укыйк.
Матур яңалыклар
Быелгы җәй безнең гаиләгә берсеннән-берсе матур яңа-лыклар алып килде. Җәй башында кечкенә сеңелкәшем Инзилә туды. Шулай итеп ике сеңелле абый булдым. Тау башында урнашкан Дамир абыйның теплицасында эшләп алдым: җиләк тә җыйдым, ташып та тордым. Яңа телефон алырлык акча эшләдем. Үзең эшләп алган телефон бигрәк тә кадерле икән... Тагын бер матур яңалык: җәйге көннәрнең берсендә әти сыер җитәкләп кайтып керде. Бу хәлгә барыбыз да бик шатландык. Әле әти ишетеп кайтты: безнең авылдагы ветеринария үзәгендә эшләүче Фидәрис абый Фәйзрахманов республикакүләм зур бәйгедә беренче урын алып кайткан! Фидәрис абыйны котлыйбыз! Сыерыбыз да булгач, Фидәрис абый кебек ветеринар булырга уйлап торам әле. Чөнки Фидәрис абый авылдагы бар кешегә дә кирәкле кеше, аны бар да хөрмәт итәләр.
Инсаф Шәмсетдинов.
Түбән Аты мәктәбе.
Айван авылында яшәүче Гөлнара Хәмитова язган хатын үзе редакциягә кертеп чыкты. “Табибларга рәхмәт әйтеп яздым. Озак тотмыйча газетада бастырырсыз инде”, – дип үтенде ул.
Яныннан китмичә дәваладылар
Мин йөрәгем түреннән чыккан рәхмәт сүзләремне Арча үзәк хастаханәсенең йогышлы чирләрне дәвалаучы бүлегендә эшләүче олы җанлы, мәрхәмәтле, игелекле медицина хезмәткәрләренә җиткерәм. Кеше кайгысын кеше белми, үз башына төшмәсә, диләр. Салкын тиеп авырту шулкадәр авыр булыр, дип уйламаган идем. Сүзем ирем Рәшит Хәмитов турында бара. Август ахырында салкын тиеп, югары температура белән авырткан килеш эшләп йөрде. 3 сентябрьдә хастаханәгә салдылар. Инфекцияләр бүлегенә. Керә керешкә үк медицина хезмәткәрләренең игътибарын сизеп алдым. Ике көн реанимациядә ятты. 1 минут та яныннан китмичә саклап торганнар. Барлык мөмкин булган дәвалау ысулларын кулланып, Алланың рәхмәте белән ике
атна дәваланып, ирем сәламәтләнеп, өйгә кайтты. Әле дә медицина хезмәткәрләрен мактап, сокланып, рәхмәтләрен әйтеп искә ала. Шулай ук рәхмәтләребезне терапевт Рафис Кәримовка җиткерәбез. Вакытында дөрес диагноз куеп, хастаханәгә салды. Хастаханәдән чыккач та дәвалавын дәвам итте.
Иремне дәвалаган барлык медицина хезмәткәрләренә олы рәхмәт. Исән-сау булып яшәүләрен телибез.
Тәнегезгә сихәт,
Күңелегезгә рәхәт,
Гомерегезгә бәхет,
Тормышыгызга тәхет,
Йөрәгегезгә мәхәббәт,
Йортыгызга бәрәкәт телибез.
Гөлнара Хәмитова,
Айван авылы.
Автордан:
Хәзер газета тормышында электрон элемтә зур урын тота. Без газета укучыларыбыз белән тагын да якынайдык. Сайтка урнаштырган язмаларга һәркем үз фикерен яза ала. Һәм язалар да. Алар шулай ук безнең игътибарда. Проблема күтәрелгән язмаларны ачыкларга тырышабыз. Ватсапка да фотолар белән хәбәрләрне юллыйлар. Матур күренешләрне дә, тискәреләрен дә. Чиратта ачыклап бетерәсе берничә тема бар. Алар өстәлеп тора. Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Газета юбилее ул сезнең дә бәйрәм! Бәйрәм белән!