ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2026 ел
җомга

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов җитәкчелегендәге зур делегация Ярославль өлкәсендәге “Кызыл Маяк“ хуҗалыгында булып кайтты

Ильяс Фәттахов

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин газетабыз хәбәрчесенә шунда күргәннәре турында сөйләде.

– Әлеге хуҗалыкның 14 мең гектар җире һәм 14 мең баш мөгезле эре терлеге бар, – диде ул. – Шуларның 6 мең башы – сыерлар. Без 4 мең баш сыер асрала торган торакта булдык. 400х100 метрлы, 4 гектар мәйдан  биләгән бер торак ул. Шуның кадәр сыер асралган бинада бернинди ят ис юк!

Безне сыерларга якын  җибәрмәделәр. Әлеге торакка ике генә кеше – ветеринария табибы һәм ясалма орлыкландыру технигы телефон белән керә ала, аларга да сөйләшү өчен түгел, ә малларның колакларындагы номерларны “уку“ өчен. Берәүгә дә кычкырып сөйләшергә ярамый, сыерлар стресс кичерергә тиеш түгел, сөтләре кими.

Динар Мәгъсүмов Россия чемпионатында Татарстан данын яклаячак!

Безнекеләр

Ильяс Фәттахов

Балаңның, оныгыңның уңышларын күрү һәр ата-ана, әби-бабай өчен зур шатлык. Яңа Кенәрдә туып-үскән Динар Мәгъсүмов Сабада алты районның аграр көллиятләре студентлары арасында узган конкурста беренче урынны алган! Арча егете Россия чемпионатында Татарстан данын яклаячак!

Безгә бу турыда Динарның әтисе Илнар хәбәр итте. Һәм без аларны редакциягә кунакка чакырдык. Илнарның үзе белән күптән таныш без. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач хуҗалыкларда агроном булып эшли, хуҗалык җитәкчесе дә булды, төрле җаваплы эшләр башкарды. Хәзер үз эше белән мәшгуль.

Район ветеринария берләшмәсе белгечләре терлекләрдә була торган авырулар турында аңлатуны дәвам итә. Шуларның иң куркынычлысы – тилчә (ящур).

 Тилчә нинди чир һәм нигә алай куркыныч соң? Тояклы хайваннарны: мөгезле эре терлек, дуңгыз, сарык, кәҗәләрне, шулай ук болан һәм кабан кебек кыргый хайваннарны зарарлый торган бик хәтәр вируслы авыру ул. Бик тә йогышлы һәм тиз тарала. Тышкы мохиткә чыдам, терлекчелек продуктларында, киемдә, аяк киемендә, транспортта, азыкта һәм хәтта һавада саклана ала.

Арча район Мәдәният йортында “Җиңү кайтавазы – мәңгелек” дип исемләнгән фестиваль-бәйгенең йомгаклау чарасы үткәрелде

Гөлсинә Зәкиева

Бәйге мартта башланды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан оештырылды. Һәм анда биш халык, 38 үзешчән, 12 балалар театр коллективлары катнашты.

Авыл мәдәният йортлары, клублары елның елында сәхнә әсәрләре куеп, драматургия өлкәсендә тәҗрибә туплый бара. Халык арасында да артист ролен үзләштереп, спектакльләрдә уйнарга теләк белдерүчеләр күбәя. Дөрес, кешеләр белән сөйләшә, аларны күндерә алу мәдәният учреждениесе

Кәче мәктәбе спорт залында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Руслан Галәкбәров истәлегенә балалар арасында ярышлар булды.

Ярышның иганәчеләре – Русланның әти-әнисе Фәридә–Динар

Татарстан Республикасы буенча “Роспотребнадзор”ның Арчадагы бүлегенең белгеч-эксперты Рания Шаймуканова белән әңгәмә

Румия Надршина

–Рания Рәсимовна, гадәттә кышкы айларда салкын тиеп, грипп белән авыру очраклары күбәя. Безнең Арча районында хәл ничек тора?

– Арча районында 2026 елның 30 гыйнварына 256 кис-кен респиратор вирус инфекциясе (ОРВИ) һәм 43 грипп белән авыру очрагы теркәлгән. Бу 2025 ел белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк.

– Кемнәр күбрәк авырый?

– Балалар бакчаларына йөрүче балалар һәм мәктәп укучылары күбрәк авырыйлар.

2026 ел Татарстан Республикасында “Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы” дип игълан ителде

Гөлнур Миннебаева

Әлеге әһәмиятле елны районыбызда Арча район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Әллүки” балалар театр студиясе мәгънәле һәм тирән эчтәлекле тамаша белән ачып җибәрде.

Яшь артистлар тамашачыларга атаклы татар драматургы Туфан Миңнуллин әсәренә нигезләнеп куелган “Иптәш командир” спектаклен тәкъдим иттеләр. Сәхнәдә батырлык, намус, җаваплылык, хезмәткә тугрылык кебек мәңгелек кыйммәтләр күтәрелде.

Батырлыкка һәм хезмәткә хөрмәтнең нәкъ менә кечкенәдән салынуы һәркемгә мәгълүм, шуңа күрә мондый әсәрләрнең балалар тарафыннан сәхнәләштерелүе аеруча әһәмиятле булды.

“Әллүки” балалар театр студиясе эшчәнлеген бер ел элек кенә башласа да, аларның инде горурланырлык җиңүләре, сок-ланырлык хезмәтләре аз түгел. Студиянең җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтгалиева яшь буында туган телгә мәхәббәт, театр сәнгатенә кызыксыну, милли һәм әхлакый кыйммәтләргә хөрмәт тәрбияләүгә зур көч куя. Аның тырышлыгы, сабырлыгы һәм иҗади карашы нәтиҗәсендә студиядә шөгыльләнүче балалар сәхнә серләренә төшенә.

 

Арча үзәк китапханәсендә яңа төр эш башлангыч алып килә – балалар китап театры студиясе эшчәнлеген башлый. 

30 гыйнвар көнне район балалар китапханәсендә “Китап – сәхнә: “Апушның тылсымлы төшләре” библиоперфомансы” проекты кысаларында, балалар китап театры студиясенә кастинг узды. 

Район балалар китапханәсе китапханәчесе, әлеге эшкә нигез салучы Гөлназ Байкова белән әңгәмәбез шул хакта.

Роза Вәгыйз кызы Шәйхетдинова 1941 елның 9 февралендә матур табигатьле Чөмә-Елга авылында туган. Сугыш чоры баласы

Румия Надршина

Әтисе белән әнисе  өйләнешеп, нибары ел ярым гына бергә яшәп калганнар. Әтисе сугышка киткәндә нибары алты айлык бала булып калган. Әтисе сугыштан кайтмый...

2026 елның 6 февралендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә:

күрү мөмкинлеге 1000 метрга кадәр һәм аннан да азрак начарая барган буран;

- көнбатыш районнарда көчле кар, юлларда кар көртләре барлыкка килде.

Көчле буран вакытында ничек эш итәргә

Бары тик аерым очракларда гына биналардан чыгыгыз. Ялгызы гына чыгу тыела. Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә кая баруыгызны һәм кайчан әйләнеп кайтуыгызны хәбәр итегез. Автомобильдә зур юллар һәм шоссе буенча гына хәрәкәт итәргә мөмкин. Машинадан чыкканда аннан күз күреме чикләреннән китмәгез. Юлда туктап, өзек-өзек кычкырып сигнал бирегез, капотны күтәрегез яки ачык төстәге тукыманы антеннага элеп куегыз, автомобильдә ярдәм көтегез. Шул ук вакытта вентиляцияне тәэмин итү һәм угар газы белән агулануны булдырмау өчен пыяланы ачып, моторны кабызып калдырырга мөмкин. Әгәр дә сез, торак пункттан читтә җәяү йөреп, ориентацияне югалтсагыз, беренче туры килгән йортка кереп, кайда икәнлегегезне ачыклагыз һәм, мөмкин булса, буран беткәнче көтегез. Әгәр көчегез китсә, ышык урын эзләгез һәм шунда калыгыз. Таныш булмаган кешеләр белән аралашканда игътибарлы һәм сак булыгыз, чөнки табигый бәла-казалар вакытында автомобиль, фатир һәм хезмәт биналарыннан урлаулар саны кискен арта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International