ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2024 ел
җомга

2024 елның 3 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыннарда:

 

- төнлә һәм иртән туфракта һәм һавада туңу 0..-2, юлларның аерым участокларында бозлавык, кар өермәсе барлыкка килергә мөмкин;

 

 


2
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

3-5 майда Татарстан Республикасы территориясендә һава торышы циклонның арткы өлеше төньяк һава агымнары тәэсирендә барлыкка киләчәк. Температура фоны сизелерлек төшәчәк, һәм явым-төшем кайвакыт кар формасында күзәтеләчәк.

2 майдан 8 майга кадәр почтальоннар бөтен республика буенча мактаулы адресатларга 10 300дән артык хат тапшырачак.

Почта открыткасында Россия Президенты тарафыннан имзаланган Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы белән котлау бар.

Татарстанның 1043 гаиләсе ана капиталын балалар бакчасына түләүгә җибәргән. Мәктәпкәчә программалар буенча укырга акчаны дәүләт сертификаты алган бала туганнан соң ук, ягъни аның өч яшен көтеп тормыйча, җибәрергә мөмкин. Ата-аналар серптификат акчасын кече балага гына түгел, балалар бакчасына йөргән өлкән баланың укуы өчен дә юнәлтә ала.


27
апрель, 2024 ел
шимбә

Быел яз кояшка эш күп булыр инде, дип йөргәндә түбәләргә ашкан кар юкка да чыкты

Шунысы гаҗәп – язгы ташулар да булмады. Узган ел кар аз иде, әмма  ярлар тулып акты.

Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә Арча шәһәрендәге балалар мәйданчыкларын сүтәләр, дигән хәбәрләр күзгә чалынды

Без чынбарлыкны ачыкларга теләп Арча шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы  урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗановага мөрәҗәгать иттек.

Арча районы прокуратурасы, Татарстан Республикасы прокуратурасы йөкләмәсе буенча, Арча районының авыл хуҗалыгы  предприятиеләрендә пес-тицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерде.

Коллективның язмышы җитәкчегә бәйле

“Арча МСОсы“ ширкәте җитәкчесе Зиннур Гарифуллин белән сөйләшеп утырганда “Арча АТПсы“ директоры Рүзәл Гәрәев килеп керде. Икесе дә районның легендар шәхесләре, нинди елларда да оешмаларын, коллективларын саклап кала алган җитәкчеләр.

Совет чорында балаларга хезмәт тәрбиясе бирүгә бик җитди  карыйлар иде.

Өлкән сыйныфлар  укучылары атнаның бер көнендә фермага эшкә бара, кызлар сыер сава, малайларга да эш җитәрлек. Арча бистәсендәге мәктәпләр укучылары җәйге каникулларда ике-өч атна Яңа Ключище авылындагы кирпеч заводында эшләде. Авыл балаларына эш болай да муеннан: язын колхоз бәрәңгесен аралау, җәйләрен колхоз басуларында печән җыю, көзен бәрәңге алу. Өйгә кайткач тагын күпме эш көтә...

“Арча хәбәрләре” газетасы редакциясендә 17 ел мөхәррир булып эшләгән Тәлгать Кави улы Гомәровка 70 яшь тулды

Юбилеен Арчаның бер зәвыклы ресторанында туганнары, дуслары, элеккеге хезмәттәшләре белән үткәрде. Бик күңелле булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International