Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә утырышның чираттагысы 23 мартта Утар-Аты авыл җирлегендә узды
Ильяс Фәттахов
Әлеге җирлеккә 6 авыл керә, аларда 516 хуҗалык бар, 1091 кеше яши. Барысы 5 авыл хуҗалыгы оешмасы эшчәнлек алып бара.
Бу җирлеккә кергән Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә татар халкының бөек улы Габдулла Тукай дөньяга килә. Ул биш айлык вакытта әтисе Мөхәммәтгариф кинәт үлеп китә. Сабый өчен язмыш сынаулары шуннан соң башлана. Әмма гади бер авыл ятиме бирелгән кыска гына гомерендә күпгасырлык бай тарихы булган татар әдәбияты күгендә балкыр йолдызга әверелә. Замандашларын һәм килер буыннарны үзенә җәлеп итәрлек көч һәм бетмәс-төкәнмәс егәр таба ала.
Туган ягында бөек шәхес истәлеген кадерләп саклыйлар. Г.Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан бик күп эшләр башкарылган. “Арча – Кушлавыч юлын ныклап төзекләндерү тәмамланды. Республика, район җитәкчелеге ярдәме белән Кушлавыч авылында күп кенә төзекләндерү эшләре башкарылды, – дип сөйләде Утар-Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева. – Габдулла Тукайның әтисенең каберлеге яңартылды, Г.Тукай һәйкәле төзекләндерелде, музейның тышкы ягы буялды, тәрәзәләр алыштырылды, кое өе яңадан эшләнде, территориягә брусчатка җәелде. Кушлавыч авылы бик матурланды, үзгәрде”.
Габдулла Тукай музей-йорты мөдире Ләйлә Мөхәммәтшина шагыйрьгә бәйле бик күп кызыклы мәгълүматлар бирде.
Бу җирлектә бай тарихлы Орнашбаш авылы да бар. 1907 елда төзелгән мәчет нык-лап төзекләндерелгәннән соң бүген дә тирә-юньгә ямь биреп утыра. Ул 1887 елда салынган гыйбадәтханә урынында төзелгән. Орнашбаш авылы кешесе Габдрәхим Вәлитов Казан шәһәренең Кызыл Татарстан урамында мәчет төзеткән. Яңа Татар бистәсендә ике катлы мәчетне 1801–1805 елларда Орнашбаш авылыннан чыккан сәүдәгәр Габдрәхим Вәлитов төзеткән. Бу беренче кирпеч мәчет булган. “Җирлегебездә 5 мәчет эшләп тора, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы. – Мәчетләребез төзек, халык һәм иганәчеләр ярдәме белән ел саен мәчетләрдә нәрсә дә булса эшләнә, төзекләндерелә”.
Орнашбашта шәхси эшмәкәр Вәсилә Мөхәммәтгарипованың тортлар һәм башка кондитер әйберләр әзерләү цехында булдык. Ире Ленар, уллары Адель, кызлары Ралина белән чәк-чәк тотып каршы алдылар. Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга да күчтәнәчләр җибәреп торалар. 60 умарталары бар, тырыш, булдыклы кешеләр!
– Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәмне даими җыеп торабыз, – ди авыл җирлеге башлыгы А.Мөхәммәтгалиева. – Авыл кешеләре бик актив, акчалата, әйберләтә, кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итәргә тырыша. Йорт токмачлары кисәләр, сеткалар үрәләр. Барыбызда да бер теләк: тизрәк дөньялар тынычланып, ир-егетләребез исән-сау туган якларына, якыннары янына әйләнеп кайтсыннар иде!”
Авыл халкы күпләп мал асрый. Быел 1 гыйнварга 572 эре мөгезле терлек, шул исәптән 283, сыер исәпләнгән. Иске Җөлби авылыннан Мөхәммәдиевлар, Кушлавычтан Вәлиуллиннар 16шар сыер асрый. Орнашбаштан Исмәгыйлевлар хуҗалыгында 13 сыер бар. 9,8,7,6 сыер асраучылар шактый. Ат, кәҗә, сарык, умарталары булган хуҗалыклар бар.
Иске Җөлби авылыннан Шерматовлар гаиләсе узган ел грант ярдәме алган. 6 кечкенә ферма, 1 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәр җирлектән берәр кече ферма төзергә теләк белдерүче кешеләрне табу бурычы куйды. Гамәлдәге программалар кызыксындырырлык. Быел шәхси хуҗалыклар 6 айга кадәрге үгез бозау сатып алганда бер башка 35 мең сум акча кире кайтарыла (бер шәхси хуҗалыкка 15 башка кадәр).
Утырышның пленар өлешендә төрле хезмәтләр вәкилләре хисап тотты, узган утырышларда биргән йөкләмәләр үтәлеше тикшерелде.