Заманында Иске Ашыт авылының хоккей командасы тирә-якта дан тота, күп бәйгеләрдә җиңүләр яулап кайталар иде.
Спорт шундый нәрсә, буыннар дәвамчанлыгы булганда гына элек яулаган үрләр югалмаячак. Моның өчен тиешле шартлар, әлеге спорт төре белән мавыгучы актив яшьләр булуы кирәк.
“Ватан Геройлары вахтасы” Бөтенроссия патриотик акциясе кысаларында Арча укучылары һәм студентлары Россия Герое Николай Ярцев белән очрашты
Очрашуны Николай Ярцев Арчаның 2нче мәктәбеннән башлады.
Без район мәгариф хезмәткәрләренең спорт ярышларында катнашырга тырышабыз. Язу максаты белән.
Арча Боз сараенда Олимпия чемпионы, Дөнья, Европа һәм СССРның фехтование буенча ярышларында күп тапкырлар чемпион булган Наилә Гыйләҗева белән очрашу булды
Мөмкинлекләрең чикле булса да, тормышта юл ярып, оста музыкант та, язучы да, юрист та, җырчы да, спортчы да булырга мөмкин булуын тагын бер кат раслады бу очрашу
Ноябрьнең өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл фаҗигасе корбаннарын искә алу көне. Бу дата 2005 елдан билгеләп үтелә. Быел ул 17 ноябрьгә туры килде.
Традиция буенча районның ЮХИДИ һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе искә алу көнендә ел да юлда йөрүчеләрне куркынычсызлык турында кисәтеп тора.
Шушы көннәрдә Ашабаш авылының уңган хатын-кызлары: Зөрия Гыйниятова, Венера Ганиева, Динә Хәлиуллина, Фирдәвес Кәлимуллина, Наилә Афзалова, аның кызы Ләйлә, килене Адилә Афзаловалар, Кәчедән кодагыйлары Энҗе Әхмәтҗанова, Эльмира Мөхәммәтшина, үзләренең яшь чакларында өмәләрдә катнашуларын искә төшереп, барлык шартларын туры китереп, Афзаловлар йортына “Каз өмәсе“нә җыелды.
ГТО (“Хезмәткә һәм оборонага әзер”) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы – массакүләм спортны үстерүгә юнәлдерелгән физик тәрбияләүнең норматив нигезе.
Еш кына янгыннар кешеләр йоклаганда чыгып бик авыр хәлдә калдыра. Янгыннарны булдырмау, гомерегезне һәм мөлкәтегезне янгыннан саклап калу максатыннан, йортларыгызда автоном янгын хәбәрчеләре кую турында исегезгә төшерәбез.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим
2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Югары катларның тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил өзеп алган түбә һәм лепка декоры элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк.
8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.