12 февральдә Пөшәңгәрдә Әфганстанда һәлак булган авылдашлары “Кызыл Йолдыз“ ордены иясе Васыйл Әһлиуллин истәлегенә багышланган хоккей турниры узды.
– Узган ел башланды бу эш. Авыл егете Альмир Чумаков идеясе белән. Без күтәреп алдык. Хоккейчылар, авыл халкы акчалата ярдәм күрсәтте, әфганчылар да кушылды. Максатыбыз – шушы башлангычны дәвам итеп, традицион хоккей турнирына әйләндерү, – диде Пөшәңгәр күпфункцияле үзәгенең сәнгать җитәкчесе Илүзә Шәвәлиева. – Быел Апаз авыл җирлеге күтәреп алды. Раушан Котдусов башыннан ахырына кадәр бик зур ярдәм итте. Турнирның төп иганәчесе “Ватан” хуҗалыгы булды.
Әңгәмәдәшебез – район прокуроры Ринат Кәримов.
– Ринат Рәисович, иртән торып урамга чыккач та күп кеше юл хәрәкәтендә катнашучы булып китә. Һәм анда хәтәрлек тә көтә: машиналар саны да елдан-ел арта бит. Шунысы кызганыч, һәлакәтләрдә күпме гомерләр өзелә. Безнең районда хәлләр ничек?
– Республикада күрелә торган чаралар нәтиҗәсендә 2022 елда юл-транспорт һәлакәтләре 2021 ел белән чагыштырганда – 10,7, Арча районында 9,7 процентка (31дән 28гә) кимеде. Исерек хәлдә машина йөртүчеләр гаебе белән 2 юл-транспорт һәлакәте ясалды. Һәлакәтләрдә 3 кеше үлде (2021 елда – 6).
Әмма бу тынычлану өчен сәбәп түгел, моннан соң да юл-транспорт һәлакәтләрен мөмкин кадәр киметү, исерек хәлдә рульгә утыру фактларын булдырмау буенча эшне көчәйтергә кирәк.
Сталинград сугышында Татарстанның кырыктан артык батыр егетенә Советлар Союзы Герое исеме бирелә
2 февральдә Иске Кишеттә Хәрби дан көнен билгеләп үттеләр. Анда шушы авылда туган Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинны хөрмәтләп искә алдылар.
25нче корпус командиры генерал Гани Сафиуллинның бу сугышта иң зур батырлыгы – немецларның 371нче җәяүле дивизиясен тар-мар итеп, Дреппер җитәкчелегендәге штабны кулга төшерүе. Бу – Сталинград янында кулга алынган беренче немец генералы була.
“Курса МТСы“ – районда ел саен югары уңыш алучы хуҗалыкларның берсе
Урта Курса авыл җирлеге хисап җыелышында куанып сөйләрлек вакыйгалар күп булды.
“Узган ел 2239 тонна, 60 млн сумлык симәнә саттык, бу үзе 37 вагонлы бер эшелон“, – диде “Курса МТСы“ ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов.
Җиде сыер савучы узган ел 200 тоннадан артык сөт сауган. Ел да алдынгылыкны бирми торган Гөлнара Шәфигуллинаныкы 255 тоннадан артык. Ландыш Носкова, Айзилә Габидуллина, Людмила Андреева, Миләүшә Гаптрахманова, Ризәлә Гафурова, Талия Низамиева да “200“челәр сафында.
Республикада җиңүчеләр Кара диңгез буе яки Татарстан лагерьларында ял итә алачак
Бердәмлектә – көч
Арчада әти-әниләр комитетларының “Дус сыйныф серләре” республика бәйгесенең зона этабы үтте.
Анда Арча, Саба, Кукмара, Балтач Әтнә районнарыннан килгән катнашучылар ярымфиналга узу өчен тырышты.
Әңгәмәдәш – Казандагы 5нче районара салым инспекциясенең физик затлар белән эшләүче бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин.
– Мөнир Әмирович, 2023 елның 1 гыйнварыннан ел саен була торган декларация кампаниясе башланды. Шул турыда җентекләбрәк сөйләсәгез иде.
– 2023 елның 1 гыйнварыннан башланган декларация ул – 2022 елда алынган керемнәр турында хисап тоту документы. Бу ел саен салым инспекциясенә тапшырыла торган документ.
“Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов әлеге сүзләрне хисап җыелышында әйтте.
Халык күп килгән иде, соңгы вакытта әлеге хуҗалык билгесезлек алдында яшәде. Фермалар буш, күпме кеше эшсез калды. Әмма иң тугрылыклылар читкә китмәде. Җитәкче аларга рәхмәт әйтеп, акчалы конвертлар тапшырды.
Авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары дәвам итә. Чираттагысы Шушмабашта узды.
“Северный“ хуҗалыгында яңа технологияләрне 2019 елның көзендә кертә башлаганнар иде.
Көтү белән идарә итү, ашату программалары эшли башлагач нәтиҗәләр озак көттермәде. 2019 елда 48036 центнер сөт җитештерелсә, 2022 елда ул 79500 центнерга җитте, үсеш 65 процент!
Хуҗалык җитәкчесе Илнар Мөхлисов үзенең хисап чыгышында һәр тармактагы эшләр торышына анализ ясады. Узган ел бер килограмм ашлык җитештерү 6,98 сумга төшкән, аны 7 сум 64 тиенгә сатканнар. Рентабельлелек 12 процент.
Әлеге программа эшләп торганда бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк, дәүләт өсти торган акча кимергә дә, бетеп куярга да мөмкин бит
Бу көннәрдә шәһәр һәм авыл җирлекләрендә үзара салым җыю бара. Аны шушы айда төгәлләргә кирәк.
Мошенниклык темасы соңгы вакытта жәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә
Хокук саклау органнары гражданнарны мошенниклык корбанына әйләнүдән сак булырга даими кисәтеп торса да, алданулар әледән-әле булып тора.