Батыр авылдашларын искә алдылар

2023 елның 17 феврале, җомга

12 февральдә Пөшәңгәрдә Әфганстанда һәлак булган авылдашлары “Кызыл Йолдыз“ ордены иясе Васыйл Әһлиуллин истәлегенә багышланган хоккей турниры узды.

– Узган ел башланды бу эш. Авыл егете Альмир Чумаков идеясе белән. Без күтәреп алдык. Хоккейчылар, авыл халкы акчалата ярдәм күрсәтте, әфганчылар да кушылды. Максатыбыз – шушы башлангычны дәвам итеп,  традицион хоккей турнирына әйләндерү, – диде Пөшәңгәр күпфункцияле үзәгенең сәнгать җитәкчесе Илүзә Шәвәлиева. –  Быел Апаз авыл җирлеге күтәреп алды. Раушан Котдусов башыннан ахырына кадәр бик зур ярдәм итте. Турнирның төп иганәчесе “Ватан” хуҗалыгы булды.

– Шугалагыгыз бик яхшы. Кемнәр эшләде?

– Безнең авыл егетләре бик дус һәм бердәм. Узган ел бу эшне Альмир башлап йөргән иде. Быел ул армиядә. Нишләрбез икән дип борчылдык та. Әмма юкка булган. Егетләребез (8-9 сыйныф укучылары, хәтта башлангычлар да кушылды) эшләде. Октябрьдә җирне тигезли башлаганнар иде. Шугалак бик яхшы килеп чыкты, – диде Илүзә.

Турнирга район башлыгы Илшат Нуриев, әфганчы ветераннар, Арча районы әфганчыларының “Сугышчан туганлык“ җәмгыяте җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров (ул үзе дә “Хәсәншәех“ командасы составында уйнаган), “Ватан“ ширкәте җитәкчесе Мансур Әхмәтов, хәрби комиссар Азат Вахитов,  Васыйл Әһлиуллинның туганнары (алар да акчалата ярдәм күрсәткән) килде. Алар зиратта булып, Васыйл Әһлиуллин каберенә чәчәкләр салдылар, күпфункцияле үзәк, мәктәп белән дә таныштылар.

Турнирда нәкъ узган елдагы кебек “Пөшәңгәр“, “Хәсәншәех“, “Ашыт“, “Северный“ хоккей командалары көч сынашты.

Турнир нәтиҗәләре:

1нче урында “Хәсәншәех“,

2нче – “Пөшәңгәр“,

3нче – “Северный“,

4нче – “Ашыт“ командалары.

– Беренче урын өчен уен бик каты булды. “Пөшәңгәр” командасы остарган, диделәр. Уен 1:1 исәбе белән тәмамланды, дүртәр буллит белән бер генә гол кертеп хәсәншәехлар җиңде, – диде Илүзә Шәвәлиева.

 Җиңүче командага кубок, барлык командаларга да дип-лом һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International