“Росинкас” берләшмәсе филиалы “Казан” бүлекчәсенең Арча инкассация коллективы республикада алдынгы урыннарны тота.
2021 елның дүртенче кварталы нәтиҗәләре буенча күчмә кубокка лаек булганнар иде. 2022 елның беренче кварталында да алдынгылыкны бирмәделәр, кубок яңадан үзләрендә калды.
Үземнең укучым София Гераскина турында язам. София 3“В” сыйныфында укый. Ул “биш”кә генә укый, иҗади конкурсларда җиңүче.
5 яшьтә карате белән шөгыльләнә башлый. 2019 елның мартында, ел ярым тырышып әзерләнгәннән соң, XI Россия чемпионатында абсолют чемпион була. Шул ук елның октябрендә Европа чемпионаты узды, анда төрле илләрдән спортчылар катнашты. София алтын, көмеш һәм бронза медальләр алды. 2019 елда Россия Кубогына ярышларда алтын медальгә лаек булды. Ике тапкыр Ел спортчысы (2019, 2020 еллар), 2021 елда Россиянең абсолют чемпионы исемен алды.
13 майда көллияттә “Ачык ишекләр көне” үткәрелде. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты. Бирегә бу көнне Арча һәм Балтач районнарының 9нчы сыйныф укучылары килде.
Көллият директоры Зөлфәт Дәүләтбаев уку йортындагы шартлар белән таныштырды, укучыларга имтиханнарны уңышлы тапшырып, көллияткә укырга килергә чакырды.
Көллияттә узган ел зур эшләр башкарылды, төп бинаның ике каты, подвал өлешләре, спорт залы, остаханәләр, керү юллары ныклап төзекләндерелде.
– Балаларга белем һәм һөнәр алу өчен шундый уңайлыклар тудырган өчен республика, министрлык, район җитәкчеләренә зур рәхмәт! – диде Зөлфәт Дәүләтбаев. – Без үз чиратыбызда республикабыз һәм район оешмаларына яхшы белгечләр әзерләп бирү өчен тырышып эшләрбез.
Безнең Арча районына Саха (Якутия) республикасыннан Вилюйск районы башлыгы Сергей Винокуров җитәкчелегендә бер төркем кунаклар килде.
Саха республикасына 100 ел. Алар башта Мәскәүдә булалар, аннан Казанга киләләр, Татарстанда булганда Арчаны да күрми китмиләр. Арчага өченче тапкыр килүләре. Һәр килүләрендә район тормышы белән танышып, үзләре турында сөйләп, тәҗрибә уртаклашып китәләр.
Иң элек район хакимиятендә ике арада эшлекле сөйләшү булды. Очрашуга бездән шәһәр һәм авыл җирлекләре башлык-
лары да килде. Район башлыгы Илшат Нуриев кунакларга Арча районы турында сөйләде. Сүзне бүген 52 меңләп халкы булган Арча районы тарихыннан башлады. Кунаклар игътибар белән тыңлап утырдылар. Чөнки аларга Арча тарихы, мондагы тормыш кызыклы иде. Арча борынгы заманнан крепость-шәһәр булып урнашкан. Ул 13нче гасырдан телгә алына башлый. Арча ул – бөек Тукай Ватаны. Бүген ул үзенең мәгърифәтчеләре, язучылары, һөнәрчеләре белән горурлана ала. Район башлыгы кешене эш, хезмәт хакы белән тәэмин итүче җитештерүче предприятиеләрдән Арча сөт комбинаты, АСПК, “Тайд-Фойл”, “Татметалл” предприятиеләрен атап үтте. Арча сөт комбинаты агымдагы елда каты сыр сортлары җитештерүче югары технологияле линияне эшләтеп җибәрде. Авыл хуҗалыгында сөтчелек, терлекчелек комплекслары төзелә. Кунаклар “Яңарыш”, “Кырлай” агрофирмаларында, “Северный” хуҗалыгында, күләмле инвестицияләр сарыф ителеп, зур сөт комплекслары төзелүе хакында белделәр.
Бу язма районның талантлы шәхесләрен – һәвәскәр язучылар, шагыйрьләр, драматург, прозаиклар, композиторларын туплаган “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе турында.
Яңа Кырлай бик күп язучыларны кабул иткән як. Аеруча Тукай дөньяга килгән апрель ае очрашуларга бай була. Быел модульле китапханә җитәкчесе Наилә Әхмәтҗанова районда яшәп иҗат итүче һәвәскәр шагыйрьләр, прозаик, драматургларны җыйды.
Очрашуда Арча үзәк китап-ханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” иҗат берләшмәсенең иң актив иҗатчылары әдәбият сөюче мәктәп укучылары белән очрашты. Алар бу көнне үзләре белән таныштырдылар, шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар. Бик күңелле чара булды.
Нәкыйп Сафин урамындагы элеккеге ташлы урын бүген матурлыгы, чисталыгы белән үзенә җәлеп итеп тора. Биредә урнаштырылган балалар мәйданчыгы сабыйлар тавышыннан гөр килеп тора. Иң кызыгы шунда, әлеге мәйданчык та, андагы чисталык та – барысы да шунда яшәүчеләрнең үз көчләре белән булдырылган. Кемдер каяндыр килеп эшләп биргәнне көтеп ятмый алар. Материалларын да юнәтәләр, үзләре үк көрәк тотып чокырын да казый, баганасын да, агачын да утырта, чисталыгын да саклый. Мәйданчык Нәкыйп Сафин урамында урнашкан дип саналса да, анда Курсави, Гомәр Бәширов урамнарының шушы ягында яшәүчеләр дә бергәләшеп эшли.
Зур Бирәзәдән Тәслимә апа һәм Равил абый Минҗановлар 60 елдан артык бергә тигез гомер кичерәләр.
“61 ел да 5 ай”, – дип төзәтте Равил абый. Бу гаиләнең тагын бер үзенчәлеге бар – бер йортта дүрт буын бер-берсе белән килешеп, тыныч һәм матур гомер итә. Уллары Ришат хатыны Тәнзилә белән (Ришат еракка чыгып китми, күрше урам кызын гына алып кайта), оныклары Рифат хатыны Гөлия белән һәм нәни оныкчыклары Раян. Нәкъ элекке вакытлардагыча, барысы бергә. Уллары Радик та ерак китмәгән, гаиләсе белән авылда яши. Кызлары Роза гына Казанда.
“Килми калмагыз, районның абруйлы ветераннары Флера апа белән Илдус абый Сәгъдиевлар һәм тагын олы тормыш юлы үткән хөрмәткә лаек ветераннар киләчәк”, – диде ул. Мондый очрашуга ничек бармый каласың инде!
Ветераннарның күбесе шушы бакчада эшләүче хезмәткәрләрнең әти-әниләре иде. Мөдир Эльвира Мостафинаның әнисе, ветеран-педагог Динә Фәйзрахманова да килгән иде. Яңасаладан заманында авыл Советы рәисе булып эшләгән Оркыя Мөхәммәтҗанова, Арча станциясендә яшәүче ветеран укытучы Равилә Гәрәева, Түбән Атыдан сугыш чоры баласы Зәйнәп Хәйруллина һәм башкалар бакчаның кадерле кунаклары булдылар. Арчаның педагогика көллияте “Кар десанты” җитәкчесе Илһам Низаметдинов та чакырылган иде. Очрашуны бакча җитәкчесе Эльвира Габделхәевна үзе алып барды. 9 май – Җиңү көне уңаеннан оештырылган буыннар очрашуы иде бу. 5 буын – нәниләр, бакчада эшләүче яшь хезмәткәрләр, урта буын, сугыш чоры балалары һәм сугыштан соңгылар...
“Җидегән чишмә” Арча халык театры бу юлы тамашачысына “Яшьлекләр кабат чәчәк атканда” дигән сәхнә әсәрен тәкъдим итте.
Фәтхулла Абдуллинның ике пәрдәдән, дүрт күренештән торган көлкеле, хыялый тамашасында (режиссеры Азат Зарипов) барлыгы биш кеше уйный. Күп еллардан бирле сәхнәдә төрле образлар иҗат иткән, халык мәхәббәтен яулаган Харис Сафин һәм Илдус Хәбибуллин, җиде ел элек коллективка килеп кушылган һәм шушы аз гына вакыт эчендә үзен танытып өлгергән Расих Тимергалиев, дүрт спектакльдә генә уйнап та театрда үз кешегә әверелгән, үз тамашачысын тапкан Гөлнара Гыйниятуллина, әле яңа “ачылып килүче” яшь актриса Адилә Әхмәтҗанова бердәм команда булуларын исбатладылар.
Бу сугыш бик күп әниләрнең йөрәгендә төзәлмәслек авыр яра калдырды. Бөек Ватан сугышыннан соң тыныч яшәгән совет халкын сынаган сугышларның берсе бу. Турыдан-туры безнең илебез территориясендә бармаса да, күпме яшь егетнең гомере өзелде, күпмесе тән һәм җан җәрәхәте алып кайттылар. Унбиш меңнән артык солдат һәлак булды бу сугышта. Алты меңе тирән яралар белән кайтып, бу матур дөньядан киттеләр. Ә күпмесе хәбәрсез югалды?
Безнең Яшел Үзән районы Бишнә авылыннан да әфган сугышында өч егет хәрби бурычын үтәде. Бүген дә алар сугыш хәрәкәтләре турында сөйләргә яратмыйлар. Аңлашыла, ул дәһшәтне искә төшерү тагын бер кат йөрәкләрне теләдер. Ә берсе – Нәҗип Гарипов кайтырына 2 ай калганда батырларча һәлак булган. Балачагы Арча районы Яңа Кырлай авылында уза аның. Нәҗип 8нче сыйныфны тәмамлагач, гаиләләре белән Яшел Үзән районы Бишнә авылына күчеп киләләр. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Бишнә совхозында механизатор булып эшли. 1982 елның язында армия сафларына чакырыла. Шул ук елның июнь аенда Әфганстан республикасына эләгә. Нәҗип Ватан алдындагы бурычын егетләрчә үти. Хезмәт дәверендә ул укчы-гранатометчы була. Туган якларына, әти-әнисе, туганнары янына кайтырга да озак калмый бит. Яшь егетнең күңелендә нинди хыяллар булды икән?