ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Арча районында караңгы вакытта дүрт юл һәлакәте теркәлгән. Ике кеше һәлак булган. Икесендә дә җәяүле үзе гаепле.

Редакциягә кунакка чакырдык үзләрен. Иртән инде без район көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев, көрәшчеләр Илнур Зәйнуллин һәм Илшат Фазылҗанов белән күңелле итеп сөйләшеп утыра идек.

2020 елда республикада 40 меңнән артык кеше транспорт салымы ташламасыннан файдаланды. Бу 107 миллион сум тәшкил итте.

– Транспорт салымнары ташламалары турында белгеч белән әңгәмә оештырсагыз, бик рәхмәтле булыр идек, – дип мөрәҗәгать иттеләр редакциягә. 

3 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Россиядә “Зур этнографик диктант” акциясе узды.

Шушы көннәрдә теләгән кеше илебездә яшәүче халыклар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары буенча белемнәрен сынап карый ала иде.

Мәдәният хезмәткәрләре өчен ял юк – алар бәйрәм көннәрендә дә эшләде, концертлар гөрләде.

Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе тәмамланырга 3 көн калды. Әле исәпкә алынырга өлгермәүчеләр өчен тагын бер кат искәртеп үтәбез. Арча районында халык санын алу 16 махсус участокта алып барыла. Шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша да сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап бирергә  мөмкин. Өйдән-өйгә йөреп исәпкә алучылар да даими эш алып бара.

2 ноябрьдә менталь арифметика буенча “АКIRA BATTLE”–“Нашествие магов” дип аталучы Халыкара онлайн олимпиада узды.

Олимпиадада җиде илдән 300дән артык укучы катнашты. Араларында арчалар да бар.

Шушы көннәрдә Ташкичүдән “Өммегөлсем” фольклор ансамбле телевидениегә барып, “Кәмит Җәвит” тапшыруында катнашты.

Бәйрәм көннәрендә юл һәлакәте турындагы хәбәрләр күп булды. Чөнки яңгыр яуды, суытты. Юлларда бозлавык барлыкка килде.


11
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның  9 ноябрендә Арча муниципаль районының «Укучылар сарае» базасында «Иң яхшы шашкачы - 2021»исеменә Арча муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында шашка буенча шәхси - команда ярышларының 4 нче йомгаклау этабы узды.

Ярышның төп хөкемдары-Кәче төп гомуми белем бирү мәктәбе физкультура укытучысы Зәйнуллин Х.Х.булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International