ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2021 ел
дүшәмбе

Бу истәлекле вакыйга Физкультурачылар көнендә (14 август) булды.

Җәүдәт Абдулла улы Хәсәнов хөрмәтенә “Арча” спорт комплексы диварына истәлек тактасы эленде.

Татарстанның физик культура һәм спорт отличнигы, Арчаның күренекле тренеры, музыка белгече, педагог, 1972 елдан башлап СССР, РСФСР Мәгариф министрлыгы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән, Арча чемпионнары данын еракка җибәргән шәхес ул. 

Җәйнең патшасы булган чәчәкләргә багышланган бәйге безнең Инстаграм социаль челтәрендә егерме көн дәвамында барды. Берсеннән-берсе матур меңгә якын фото кабул иттек.

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча районы буенча бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов белән басуларда еш булабыз, газета укучыларның сорауларына да бик теләп җавап бирә ул.

Көндезге сәгать 3тә Арчаның “Казансу” паркына “Ашыгыч ярдәм”не   хәтерләткән ап-ак “Тест–мобиль” машинасы килеп туктады.

Кызганыч, янгыннар булып тора. Соңгы вакытта гына да Носы, Пөшәңгәр, Иске Ашыт, Шура авылларында, Арчада янгыннар чыкты.

Кайчандыр Венета авыл җирлегенә ун авыл кергән, һәрберсендә мәктәбе, клубы, кибете булган. Ә хәзер?

Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Таҗиев “Әлифба” авторы Сәләй Вагыйзовның туган авылы Байтуганда булып кайтты.

Аның белән бергә Арча педагогика көллиятенең татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе Әлфия Төхфәтуллина һәм 341нче төркем студенты Җәмилә Садриева дә барды.

19 августта Арча муниципаль районында террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аны район башлыгы, комиссия рәисе Илшат Нуриев алып барды.

Быел Арча районында яшәүче Ленар Гаптрахманов транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен суд карары белән административ җаваплылыкка тартылган булган инде. Ул вакытта суд аңа 30 мең сум штраф сала, 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итә.

5 август белән 6 август арасында билгесез кешеләр “Интернет” челтәрен, төрле абонент номерларын файдаланып Н.га кредит рәсмиләштерәбез дип алдыйлар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International