«Адым» проекты Арча районы яшьләренең вакытларын рациональ үткәрүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.
Район үзәк китапханәсендә “Милли мәдәният – саекмас чишмә” районкүләм иҗади бәйгенең йомгаклау тантанасы булды.
“Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының социаль координаторы эше махсус хәрби операция ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән.
Айдар Баһавиев: “Бурычыбыз – җинаятьләрне ачу һәм тикшерү. Безгә ышаналар һәм без ул ышанычны акларга тиеш”
10 ноябрь – хокук тәртибе сагында торучылар – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне.
Арча районы үзәк хастаханәсенә эшкә яшь белгечләр кайтты.
Шушы көннәрдә үзәк хастаханәнең актлар залында яшь табиблар белән очрашу булды. Җыелышта сәламләү сүзе белән башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Рузия Шәйхиева чыкты. Арча үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов Арча медицина учреждениесендәге шартлар, бурычлар турында сөйләп, яшь белгечләргә эшләрендә уңышлар теләде.
Район үзәк хастаханәсенә эшкә кайткан яшь табибларның берсе – инфекционист Полина Климина
Аның белән гриппка каршы прививка ясаган вакытта аралашырга туры килде. Ике арада булган әңгәмәне, хөрмәтле газета укучылар, сезгә дә тәкъдим итәбез.
“Арча сөйли. Иртәнге тапшыруыбызны башлыйбыз. Сезнең белән Гөлнара Ситдыйкова”. 103.6 дулкынында “Арча“ радиосының һәр яңа иртәсе шулай башланып китә
2023 елның 24 ноябре кичендә, 25 ноябре төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыннарда:
кич белән, төнлә һәм иртән 1000 м һәм аннан да азрак начарланган буран, 15-18 м/с көчле җил;
- төнлә көчле кар, дымлы кар;
- төнлә һәм көндез бозлавык, юеш кар ява, юлларда кар кашы һәм көчле бозлавык.
Бүгенге көндә барлык 186 социаль-мәдәни учреждениегә җылылык бирелде. Җылылык 168 котельнядан килә, аларга «Тепло-Сервис» ҖЧҖ хезмәт күрсәтә.
14 ноябрьдә дүртенче чакырылыш район Советының чираттагы 33нче утырышы булды. Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.