ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Шәһәребезне тагын да матурлауга без үз өлешебезне дә кертә алабыз.

Минем Арчада эшли башлаганга киләсе елның гыйнварында 50 ел тула. Ул чордагы Арча белән бүгенгесен чагыштыру да уңайсыз, аерма, кем әйтмешли, җир белән күк арасы кебек. Кайвакытта мин шул аерманы гади генә итеп аңлату өчен кайбер мисаллар китерәм.

1991 елдан башлап 30 октябрь сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Җир әлегә йоклап ук бетмәде, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Ә менә 20 октябрьдән уҗымнар үсүдән туктады. 26 октябрь төнендә туфракта 6 градус салкын иде. Узган ел үсемлекләр 24 октябрьдә үсүдән туктады.

Көллияттә бөек шәхесләрне онытмыйлар.

24 октябрьдә Арча педагогика училищесында озак еллар татар теле һәм әдәбиятын укыткан, тормыш иптәше Рәмзия Вәлитова белән татар телендә “Әлифба“ китабын чыгарган, татар теле китаплары һәм методик әсбаплар язган легендар шәхес Сәләй Гататдин улы Вагыйзовның туган көне иде.

“Арча хәбәрләре“ газетасын укучы хөрмәтле иптәшләр! Заманында озын-озак еллар зәңгәр экраннарда мин сезне “Хәерле кич, хөрмәтле иптәшләр!“ дип сәламли идем.

Шәһәребезнең көнбатыш өлешендәге яңа матур йортлар арасында 2017 елда мәһабәт бина калкып чыкты.

Биш ел элек (2017 елның 9 ноябрендә)  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе – Казан арты милли мәгариф үзәге“н ачу тантанасы булды.

Татарстанда 2021 елның 1 сентябреннән “Пушкин картасы” программасы эшли.

Аның ярдәмендә 14 яшьтән алып 22 яшькә кадәрге Россия гражданнары музей, театр, төрле мәдәният оешмаларына бару өчен, махсус түләүләр алалар.

27 октябрьдә Арчада җәяүлене бәрдерәләр һәм ул юл һәлакәте булган урында үлә.

Аңа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән “Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте өлкәсенең атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Бүләкне аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.

Арча үзәк китапханәсенең актлар залында “Каурый каләм” иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International