Репрессия корбаннары искә алынды

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

1991 елдан башлап 30 октябрь сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала. Мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш итү өчен шартлар булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгән миллионлаган корбаннарның язмышын хәтердә яңарту көне бу. Тарихыбызда җан өшетерлек вакыйгалар булып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана.

31 октябрьдә репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл каршында репрессияләнгәннәрне искә алу чарасы узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов әлеге дәһшәтле елларның үзәк өзгеч вакытларын тагын бер кат искә алды. Арча районы мөхтәсибе урынбасары Надир хәзрәт Гатауллин репрессия корбаннары рухларына дога кылып, ихлас теләкләрен җиткерде.

Репрессия еллары, ул елларда “халык дошманы” исемен алып рәнҗетелгәннәр бер минут тынлык белән искә алынды. Алар истәлегенә куелган һәйкәл каршына чәчәкләр салынды. 

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International