ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

3 октябрьдә Укучылар сараенда Өлкән кешеләр көненә багышлап шахмат һәм шашка буенча турнир үткәрелде.

Шашка буенча хатын-кызлар арасында Гөлшат Нотфуллина (Арча) җиңү яулады.

Җәмилә Низамиева (Арча) – икенче, Зөлфирә Зарипова (Арча) өченче урында.

Ир-егетләр арасында Урта Курсадан Мөдәрис Лотфуллин җиңүче булды. Рафаэль Хәбибуллин (Арча) – икенче, Габделнәфыйк Фәттахов (Наласа) өченче урында.

Шахмат буенча хатын-кызлар арасында Җәмилә  Низамиева (Арча) – беренче, Рәмзия Хәмидуллина (Арча) – икенче, Гөлшат Нотфуллина (Арча) өченче урынны алдылар.

Ир-егетләр арасында Габделнәфыйк Фәттахов (Наласа) беренче урынны алды. Рафаэль Хәбибуллин (Арча) – икенче, Мөдәрис Лотфуллин (Урта Курса) өченче урында.

 

Апаз авылының атамасы турында төрле легендалар сакланган.

Риваятьләрнең берсендә авылга Габбас исемле кеше нигез салган, диелә, вакытлар узу белән ул Апаз булып үзгәргән булуы ихтимал.

Ә менә бу якларда кайчандыр мамонтлар да яшәве турында елгаларда табылган, хәзер музейларда саклана торган бот сөякләре, казык тешләре шаһит булып тора. Казык тешенең исән калган өлеше генә дә – 50 сантиметр!

1786–1861 елларда үткәрелгән Генераль ызанлау мәгълүматлары буенча, Апаз авылында (русчасы Рождествено) ясак түләүче керәшен татарлары яшәве күрсәтелгән. Анда 470 ир-ат, 487 хатын-кыз яшәгән. Монда агач мәктәп, тимерче алачыгы, әйбер мана торган цех, 29 кибет, кабак, бер ашханә эшләгән. Җомга көннәрендә базар уздырыла торган булган. Авылда чиркәү дә, мәчет тә эшләгән.

Һәркемгә таныш булган “Туган авыл” шигырен бөек шагыйребез Габдулла Тукай үзенең туган авылы Кушлавычка багышлап яза.

Районыбыз авыллары буенча сәяхәтебезне дәвам итеп, Кушлавыч авылына юл тоттык. Максатыбыз – гадәттәгечә, авыл турында язма әзерләү һәм авылга багышланган җырга клип төшерү.

Авылда безне клуб мөдире Фәния Хәнәфиева белән Тукай музее мөдире Ләйлә Мөхәммәтшина каршы алды. Очрашуның беренче минутларыннан ук аларның үз авыллары, шушы авылда яшәүче кешеләр турында горурланып, яратып сөйләүләре соклану уятты.

Көн тудымы, ниндидер бер күңелсез хәбәр килеп ирешә. Илдәге вәзгыять турында түгел әле сүз. Соңгы арада гына да районда ничә юл-транспорт һәлакәте теркәлде. 

Арча–Яңа Кенәр юлында, Өчиле авылы турысында булганы хакында язып чыккан идек инде. Хәтерләсәгез, анда җиңел машина тракторга бәрелеп янып бетте, җиңел машинадагылар төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды.

Һәм менә тагын бер-бер артлы өч юл-транспорт һәлакәте. Өчесенең дә сәбәбе – юлда тизлекне арттыру. Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илфат Шиһабиев белән әлеге юл-транспорт һәлакәтләре турында сөйләштек һәм шундый нәтиҗәгә килдек.

Күптән түгел Арчада Ижевск, Чистай, Биләр, Лаеш, Казан, Әлмәттә яшәүче институтта бергә укыган курсташларым булып китте. Бу якларда очрашуның сәбәбе – Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында яшәгән курсташыбыз Искәндәрнең каберенә зиярәт кылу,  аның рухына догаларыбызны багышлау. Ә инде ерак-лардан безнең төбәккә кайткан курсташларны Арча белән дә таныштырасы килде. Алар моны бик хуплап каршы алдылар. Чөнки күбесе Арча турында ишетеп кенә белә булып чыкты.

Яңа Иябаштан Клара апа һәм Рәшит абый Сибагатуллиннар белән без беренче тапкыр “Автобабай” бәйгесендә очраштык.

85 яшен ваклаган бу абыйны мондый ярышларда әле беренче тапкыр күрдек. Ул аерылмас дусты булган бишенче модельле машинасына утырып үзенең көчен, осталыгын сынап карау өчен килгән.

Ярышның теоретик өлеше бераз кыенлык тудырса да, каршылыкларны үтеп, машина йөртеп күрсәтүдә үзе башкалардан кимен куймады. Финишта аны сөенеченнән күз яшьләрен тыя алмыйча хатыны Клара апа көтеп торды. Шунда бу пар белән танышасы килү теләге туды. Һәм менә без Яңа Иябашта Сибагатуллиннарның артык зур булмаса да, чиста, якты, күңелгә тартып тора торган өендә кунакта.

Өлкәннәр ункөнлеге, гадәттәгечә, быел да бик күп чараларга, очрашуларга бай булды.

Бу хакта безгә район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина җиткерде. Ул районда оештырылган зур чаралар турында сөйләде, Казанда үткән халык иҗаты күргәзмәсеннән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Арчадан ветеран укытучы Наилә Насыйбуллинаның флористик эше (“Әрекмән яфрагы”) республикада икенче урынга лаек булган. Ә күргәзмәне Арчадан Флорид Гасыймов җитәкчелегендәге “Арча балкышлары” инструменталь ансамбле ачып җибәргән.

Мобилизацияләнгән егетләргә гуманитар ярдәм оештыру максатында Арча яшьләре үз теләкләре белән инициатив төркем төзегән.

Атна башында әлеге төркемгә кергән егетләр һәм кызлар “Арча” радиосында булып китте. Форсаттан файдаланып без дә аларга сорауларыбызны бирдек һәм җавапларын сезгә тәкъдим итәбез. Алар көченнән килгән һәр кешене үз сафларына кушылырга чакыра.

Безнең дә танышларыбыз, дусларыбызның, бөтенләй белмәгән-күрмәгән кешеләрнең балалары (алар да бүген үзебезнекеләр кебек якын) да мобилизацияләнде. Шуңа бу тема күпләргә якын һәм берәүнең дә күңеле ярдәм кулы сузмыйча тынычлана алмаячак. Дөрес, комментарийларга күз салсаң, төрле фикерләр ишетергә була. Бу мәҗбүри эш түгел, йөрәк кушканны үтәү.

Казан арты... Әлеге якларны ишетеп белмәгән кеше юктыр ул. Күп кенә күренекле татар язучылары һәм сәнгать эшлеклеләре Арча якларыннан чыккан, дөньядагы бердәнбер “Әлифба” музее да биредә урнашкан, милләтемнең йөзек кашы булган Тукае да монда дөньяга  килгән...

Арча ягы безнең өчен педагогия училищесы белән йөрәкләргә мәңгегә кереп калды. Татарстан Республикасының бик күп районнарыннан үзенә укучылар җәлеп итүче әлеге уку йортында 1982–1986 елларда белем алу безгә дә насыйп булды. 1986 елгы чыгарылыш “Д” төркеме. Меңәрләгән укучыны, шул исәптән безне – 34 авыл баласын үз кочагына алган әлеге уку йорты безнең күңелләрдә иң кадерле истәлекләрне саклый. Әлеге истәлекләрнең иң яктысы, әлбәттә инде, аның җитәкчесе, укытучылары.

Бу арада яңгырлар еш яуды. Юеш, җил, салкынча.

Ишегалдына, кош-кортлар, хайваннар янына чыгасы килми торган көннәр. Шундый аяк асты юеш, тайгак көннәрнең берсендә Казиле авылында 58 яшьлек Шамил Сабировның, үгез сөзеп, гомере өзелде.

Алар өч бертуган булалар. Камил, Шамил, Гөлсинә. Гөлсинәнең бакыйлыкка күчкәненә 8 ел. Инде менә Шамил дә китеп барды... Ялгыз яшәгән. Өйләнмәгән. “Әти елый да елый...”, – ди Камилнең улы Динар.  Казиле авылының кеме белән сөйләшсәң дә, әйбәт гаилә, дип сөйлиләр. “О-о, әтиләре Шакир абый Сабиров бик тырыш кеше иде, шофер булып эшләде, – дип сөйли авылдашлары Айсылу Гыйльфанова. – Әниләре Сөгъда апа да бик булган иде, урыннары җәннәттә булсын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International