Бу көнне икенче көтүче булып классташым Шәүкәт чыга. Ә көтүдә – яман зур үгез (авырлыгы 1 тонна килде, дип сөйләгәннәре истә).
Менә шул тонналы үгез җаен туры китереп Шәүкәткә ташлана! Бәхеткә (үзенең бәхетсезлегенә), Шиһап абый якында гына була, ике арага кереп малайны саклап кала. Бәлки үгез үзеннән өркер дип уйлагандыр, бәлки уйларга да өлгермәгәндер...
Мондый вакытта үгезнең күзләрен кан баса, диләр. Ул котырынып көтүчене чөеп ташлый, таптый, сөзә. Ә малай елый-елый авылга чаба, ярдәмгә чакыра. Авыл кешеләре төшеп җиткәндә Шиһап абый исән була әле, әмма Арчада хастаханәдә җан бирә. Үгез явыз кабыргаларын сындырып бетергән, дип сөйләделәр.
“Арча” спорт комплексында 2010-2011 елгы малайлар hәм кызлар арасында волейбол ярышлары булып узды.
Бу ярышлар ноябрь аенда узачак республика беренчелегенә иң көчле волейболчыларны сайлап алу туры буларак үтте. 6 малайлар hәм 4 кызлар командасы ярышты. Ярышлар каты барды. Һәркемнең җиңәсе килде. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды.
Кызлар арасында
1. Кәче мәктәбе командасы (тренеры Нияз Гатауллин)
2. Урта Курса мәктәбе командасы (тренеры Азат Баһаветдинов)
3. Яңа Кенәр мәктәбе командасы (тренеры Зөлфәт Хәйруллин)
Без иптәшем белән бер ул, бер кыз үстердек. Икесе дә буйга җитеп урта мәктәпне яхшы гына тәмамлап, Казан шәһәрендә һөнәр алдылар, уку йортларын уңышлы тәмамлап, яхшы эшләргә урнаштылар.
Улыбыз Алмаз армия сафларына барып кайтканнан соң, рус кызы белән гаилә корды. Беренче куанычлары – кызларының тууын көттеләр. 2013 елның 10 сентябрендә оныгыбыз Элинә туды. Тик улыбызга гына бу сабыйны кулына алып сөяргә насыйп булмады. 15 сентябрьдә авылга бәрәңге алырга кайтканда, юл фаҗигасенә очрап, 24 яшен дә тутырмаган газиз улыбыз 5 көнлек сабыен калдырып, салкын җир куенына керде. Алмазны озатырга сабантуй мәйданына җыелган кадәр халык килгән иде.
2022 елның 14 июлендәге 258нче Федераль закон нигезендә, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән кешеләр өчен җаваплылыкны көчәйтә торган җинаятьләрнең яңа составлары күздә тотыла.
Беренчедән, РФ Җинаять кодексының 264нче маддәсе (җинаять җәзасы билгели торган гамәлләр билгеләре булган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу) “транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмаган яки аннан мәхрүм ителгән кеше тарафыннан ясалган” дигән өстәмә төшенчә белән тулыландырылды.
Арча район прокуратурасы районда яшәүче кешеләрнең мөрәҗәгате буенча каты көнкүреш калдыкларын җыюны һәм чыгаруны оештырганда торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге зконнарның үтәлешен тикшерде.
Тикшерү барышында ачыкланганча, Кәче авыл җирлегенә кергән Чулпан авылы территориясендә каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен махсус җиһазландырылган мәйданчыклар юк. Ә бу әйләнә-тирә мохиткә һәм кешеләргә тискәре йогынты ясый.
Арча районы прокуратурасы “Интернет” челтәрен мониторинглау барышында РФ территориясендә тарату тыелган мәгълүмат урнаштырылган сайтны ачыклады.
Әлеге интернет-ресурста Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән хариус балыгын сату турында мәгълүмат урнаштырылган.
Ә Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән кыргый хайваннарны һәм су биологик ресурсларын законсыз аулаган, тоткан, сатып алган, саклаган, ташыган, җибәргән өчен җинаять җаваплылыгы каралган.
Шуңа бәйле рәвештә район прокуратурасы тыелган мәгълүматны блокировкалау турында административ дәгъва гаризасы җибәрде. Суд таләпләрне тулысынча канәгатьләндерде. Хәзерге вакытта сайтка юл ябык, мәгълүмат аннан алынды.
Валерий Медведев,
Арча районы
прокуроры
ярдәмчесе
2022 елның 14 июлендәге 260нчы номерлы закон нигезендә, халык алдында дәүләт куркынычсызлыгына каршы юнәлдерелгән эшчәнлек алып баруга чакырган өчен җинаять җаваплылыгы кертелә.
Җинаять кодексы яңа 284.4нче маддә белән тулыландырылды.
Россия Федерациясе куркынычсызлыгына каршы юнәлдерелгән эшчәнлеккә халык алдында чакырулар яисә власть органнары һәм аларның урындагы кешеләренең Россия Федерациясе куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча вәкаләтләрен үтәүгә комачаулаган өчен 100 мең сумнан 500 мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең 1 елдан алып 3 елга кадәрге чордагы кереме күләмендә штраф салына яисә аерым вазыйфалар биләү яки 3 елга кадәр аерым эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп яки алардан башка 2 елдан 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Мероприятие началось с поздравления главы сельского поселения Сагитова В. В. с праздником, библиотекарь Локманова Г.Х. провела мероприятие чтением красивых стихов. В качестве праздничного приветствия учащиеся Шекинской начальной школы, воспитанники детского сада , самодеятельные артисты села подарили красивые стихи, национальные танцы, красивые песни.
Бу көннәрдә районыбызда да өлешчә мобилизация дәвам итә.
26 сентябрьдә ир-егетләребезне озатучылар аеруча күп иде. Әти-әниләре, туганнары, сөйгән ярлары, танышлар, дуслар бар да биредә.
Үткән шимбә кичендә Мәмсә авылында янгын, дигән хәбәр керде.
Без шунда ук Арча янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Искәндәр Юзаев белән элемтәгә чыктык.