Бу көннәрдә районыбызда да өлешчә мобилизация дәвам итә.
26 сентябрьдә ир-егетләребезне озатучылар аеруча күп иде. Әти-әниләре, туганнары, сөйгән ярлары, танышлар, дуслар бар да биредә.
– Минем өчен бигрәк тә дулкынландыргыч вакыйгалар бу, – ди Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Фаяз Әхмәдуллин. – Безне армиядә вакытта Әфганстанга алып киттеләр, бик яшь идек, күп нәрсәне аңламый да калдык. Әмма Ватан өчен без бар нәрсәгә дә әзер идек.
– Хәзер дә андый ир-егетләребез аз түгел, – ди Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакиров. – Бер ир-егетебезнең хатыны, балалары бар. Әлегә калып тору мөмкинлеге дә бар иде, юк, барам, бурычымны үтәп кайтам, – диде.
Заманында Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп “кайнар нокта”ларны да узган хәрби хезмәт ветераннары да шунда. “Мин Луганск шәһәрендә хезмәт иттем, – ди Юрий Козлов. – Анда танышлар, дуслар бар. Хәбәрләшеп торабыз, дөньялар рәтләнгәч очрашырга исәп бар.
Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт тә мондый вакыйгалардан читтә калмый. Күптән түгел ул контракт буенча хезмәт итүче райондашларыбыз янында булып кайткан.
Билгеләнгән вакытта китүче ир-егетләрне сафка тезделәр. Районның хәрби комиссары Алмаз Борһанов аларга китү, урнашу тәртибен аңлатты, алда торган бурычлар турында сөйләде.
– Илебезгә килгән афәт бу, – диде ул. –Хәзер күп гаиләләрдә хәлнең җитдилеген дөрес аңлап, бүген ирләрен, балаларын илне сакларга озатып калалар. Шулай бергә булганда, бердәм булганда без әлеге афәтне җиңеп чыга алачакбыз. Ватанны саклау – ир-егетләрнең изге бурычы. Без бу афәтне җиңәргә, киләчәк буыннарга тыныч тормыш биреп калдырырга тиеш.
Хәрби комиссар ил сагына китәчәк ир-егетләрнең гаиләләренә кагыла торган кайгыртучанлык чаралары турында да әйтте. “Кемнәрнең банклар алдында ипотека кредитлары бар, аларга процентлар буенча түләү срогы кичектерелеп торачак. Моның өчен хәрби комиссариатка килеп белешмә алырга һәм банкка тапшырырга кирәк”.
– Бүген безгә кайчандагыга караганда да бердәм булырга кирәк, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Без сезнең Ватан алдындагы изге бурычыгызны үтәп исән-имин әйләнеп кайтуыгызны теләп калабыз. Гаиләләрегез өчен борчылмагыз, без аларны игътибарсыз калдырмаячакбыз. Сезнең белән дә элемтәдә торачакбыз.
Ильяс Фәттахов