Шекә авылы клубында , өлкәннәр катнашында “Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Чараны  авыл җирлеге башлыгы Сәгыйтов В.В. бәйрәм белән котлап  башлады, китапханәче Локманова Г. Х. матур шигырьләр укып, өлкәннәребезне уйнатып  чараны алып барды. Чара чәй өстәле артында күңелле уеннар, концерт номерлары  белән үрелеп барды.  Шекә башлангыч мәктәбе укучылары , балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, авыл үзешчәннәре   шигырьләр, милли биюләр,  матур җырлар  бүләк иттеләр. Өлкән яшьтәге кунакларыбыз мавыктыргыч уеннарда катнашып, үзләренең  зирәклекләрен, тапкырлыкларын  күрсәттеләр.

Бәйрәмдә  күңел җылысы һәм шатлык хисе  тулып торды. Безнең өлкәннәребез  бер-берсе белән аралаша, шатлыклары белән уртаклаша алдылар, биеп ,  яраткан җырларын башкарып күңелле ял иттеләр.   Чара ахырында өлкәннәребез рәхмәт сүзләрен әйтеп,  илебезнең тынычлыгы һәм иминлеге өчен дога кылдылар.

ФОТО

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International