Үтәргә туры киләчәк

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Арча район прокуратурасы районда яшәүче кешеләрнең мөрәҗәгате буенча каты көнкүреш  калдыкларын җыюны һәм чыгаруны оештырганда торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге зконнарның үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында ачыкланганча, Кәче авыл җирлегенә кергән Чулпан авылы территориясендә каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен махсус җиһазландырылган мәйданчыклар юк. Ә бу әйләнә-тирә мохиткә һәм кешеләргә тискәре йогынты ясый.

Район прокуратурасы тикшерү нәтиҗәләре буенча авыл җирлеге җитәкчесе адресына тәкъдим кертте, әмма җитешсезлекләрне төзәтү өчен чаралар күрелмәде.

Район прокуратурасы шуңа бәйле рәвештә Арча район судына башкарма комитетның бернәрсә дә эшләмәвен законсыз дип тануны һәм Чулпан территориясендә каты коммуналь калдыклар туплау һәм җыюны тиешенчә оештыру буенча бурычлар йөкләүне сорап дәгъва гаризасы кертте.

Суд дәгъва гаризасы таләпләрен тулысынча канәгатьләндерде. Район прокуратурасы суд карары үтәлешен контрольдә тота.

Шулай ук Арча шәһәренең Шаляпин урамында контейнерлар куелган урыннарда таш яки асфальт җәелмәгән. Кар яки яңгыр сулары агып китә алмый, чүп-чар читкә таралмасын өчен койма юк.

Район прокуратурасы шәһәр башкарма комитетына көнкүреш калдыклары белән эшләү өлкәсендәге закон бозуларны бетерү турында тәкъдим кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International