Узган шимбәдә үткән киңәшмәдә терлекчелектә сигез айлык эшкә йомгак ясадылар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин сигез айлык нәтиҗәләр белән таныштырды.
Район башлыгы Илшат Нуриев 27 сентябрьдә Арча шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Үзбәк Сабировны туган көне һәм якынлашып килгән Өлкән яшьтәге кешеләр көне белән котлады, бүләкләр тапшырды.
Яңа Кенәр авылында сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар хөрмәтенә һәйкәл куелды.
Ул Әфганстан, Чечня, Таҗикстан, Сирия һәм башка җирләрдә барган сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган, туган җирләренә кайтып вафат булган ир-егетләр истәлегенә ачылды.
Традиция буенча Өлкәннәр көне уңаеннан Арчада “Автобабай” бәйгесе үткәрелде.
2019 елдан мәктәпләрдә “Үсеш ноктасы” үзәкләре ачыла башлады.
Безнең районда Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбендә, Арчаның 2нче мәктәбендә, Арчаның 5нче гимназиясе, Түбән Мәтәскә, Курса-Почмак, Шушмабаш, Казанбаш, Апаз, Яңа Кырлай, Ашытбаш, Наласа мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы” проекты кысаларында химия, биология, физика кабинетлары үзгәртеп корылды, алар заманча технологик җиһазлар белән тәэмин ителде.
Сәнгатькә гашыйк Саба кызы Илһамия Гыйлаҗиева бүген арчалар өчен “Сөембикә” һәм “Сөембикә гөлләре” бию коллективларының җитәкчесе, йөзләгән балага бию күнекмәләрен бирүче педагог буларак таныш. Дистәләгән бәйгеләр, фестивальләр, концерт-тамашалар – аның иҗат сандыгындагы бәяләп бетергесез байлык.
РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Әлфия Галимҗанова шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бөтен гомерен мәгарифкә багышлаган ул. 40 елдан артык эш стажы гына бар.
“Казан арты” тарих-этнография музеенда рәссам Рәшит Гаимов белән очрашу булды.
Ислам Чабаксардан бронза медаль алып кайтты. Районнан таэквондо тренеры Газинур Борһанов “Арча” спорт комплексында шөгыльләнгән Ислам Габдрахманов белән Чабаксарга ярышка барды. Ислам Габдрахманов Арчаның 2нче мәктәбендә 9 сыйныфта укый. Молодец, Ислам, Чабаксардан бронза медаль алып кайтты. Котлыйбыз!
“Арча” спорт комплексында ир-егетләр командалары арасында волейбол ярышлары булып узды. Ярышны ачу тантанасында Арча районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров hәм районның волейбол федерациясе рәисе Рафаэль Муллагалиев катнашты.