Ветеран янында

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Район башлыгы Илшат Нуриев 27 сентябрьдә Арча шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Үзбәк Сабировны туган көне һәм якынлашып килгән Өлкән яшьтәге кешеләр көне белән котлады, бүләкләр тапшырды.

– Мин сугышка үзем теләп киткән идем, – ди ветеран. – Тиз генә барып кайтырмын дип киткән җирдән җиде ел хезмәт итәргә туры килде. Һәр чорның үз рәхәтлекләре, үз авырлыклары бар.  Сугыш башланганда без малайлар идек әле, ир-егетләр фронтка китеп барды. Без атлы лобогрейка белән иген урабыз, норманы үтәп кайтсаң бер кило бодай бирәләр. Әй, аңа шатланганнар! 

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International