Кайсы команда волейболда оста?

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

“Арча” спорт комплексында ир-егетләр командалары арасында волейбол ярышлары булып узды. Ярышны ачу тантанасында Арча районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров hәм районның волейбол федерациясе рәисе Рафаэль Муллагалиев катнашты.

Турнирда 8 Арча командасы катнашты. Командалар 4шәр булып, 2 төркемгә бүленеп уйнадылар. Уеннар каты барды. Һәркемнең җиңәсе килде. Командалар да көчле иде.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә: “Арча КСМы” командасы җиңүче булды. Арча педагогика көллияте командасы – 2нче, ветераннар командасы 3нче урынны алды. Җиңгән һәм призлы урын алган командалар диплом һәм кубок, ә уенчылары  медаль һәм грамота белән бүләкләнделәр. Афәрин, егетләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International