Ә ул балык – Кызыл китапта

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Арча районы прокуратурасы “Интернет” челтәрен мониторинглау барышында РФ территориясендә тарату тыелган мәгълүмат урнаштырылган сайтны ачыклады.

Әлеге интернет-ресурста Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән хариус балыгын сату турында мәгълүмат урнаштырылган.

Ә Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән кыргый хайваннарны һәм су биологик ресурсларын законсыз аулаган, тоткан, сатып алган, саклаган, ташыган, җибәргән өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

Шуңа бәйле рәвештә район прокуратурасы тыелган мәгълүматны блокировкалау турында административ дәгъва гаризасы җибәрде. Суд таләпләрне тулысынча канәгатьләндерде. Хәзерге вакытта сайтка юл ябык, мәгълүмат аннан алынды.

Валерий Медведев,

Арча районы

прокуроры

ярдәмчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International